Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Аермасын да түлисе
2013 елның 11 гыйнвары, җомга
Аермасын да түлисе
Ай саен түләү кәгазьләрен алгач күпләр аптырашта кала: каян җыела ул суммалар?
— Без “Водоканал-Сервис”, “Тепло-Сервис”, “Жилкомбытсервис”, “Идарәче компания” ширкәтләре күрсәткән коммуналь хезмәтләр өчен исәп-хисап ясыйбыз, – ди Бердәм исәп-хисап үзәге җитәкчесе Линар Әхмәдиев. – Ягъни шәхси хуҗалыклар, гомуми йортлардагы фатирлар хуҗалары коммуналь хезмәтләрдән файдаланалар, ай ахырында күрсәткечләрне әйтеп безгә шалтыраталар. Без шуннан чыгып Төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан кабул ителгән махсус компьютер программасы нигезендә исәп-хисап ясыйбыз. Халыктан җыелган акчаны килешү нигезендә, күпме эш башкаруыннан чыгып, тулысынча әлеге оешмаларга күчереп бетерәбез.
— Минем каршыда бер фатир хуҗасына килгән исәп–хисап кәгазе. 11 төр хезмәт өчен түләргә кирәк. Барлыгы 1351 сум җыелган. Салкын су, электр энергиясе, газ, җылылык, канализация, көнкүреш калдыкларын чыгару, ягъни коммуналь хезмәтләр өчен дигәннәре аңлашыла. Ә калганнары, торак хезмәте өчен булганнары, күпләрдә сорау уята: ни өчен?
— Гомуми йорт территориясен тәртиптә тоткан өчен фатирның 1 квадрат метрыннан чыгып 1 сум 79 тиен түләнә. (Торак хезмәтләренең барысы өчен дә фатирның квадрат метрына карап түләнелә. Бүгенгә бөтен торак хезмәтләрен кертсәң, 1 квадрат метрга түләү 14 сум 34 тиен). Шушы җыелган акчаларны идарәче компания һәм ТМШлар агымдагы ремонтларны, йортның тышкы ягында була торган вак-төяк төзекләндерү эшләре, йортка кадәр килгән су, үзәк канализация чокырыннан фатирга тоташкан урынга кадәр канализация челтәрен төзекләндерү, түбәдән карларны чистарту, су үткән һәм башка урыннарын карау өчен тоталар. Ныклап төзекләндерү өчен кергән акча (1 кв.метрга 5 сум) һәр йортның үз җыелма счетына җыелып бара. Йортта төзекләндерү эшләре башлангач, ул акчалар шуңа тотыла. Монысы һәркемгә аңлашыла. Ә менә дератизация дигәне санэпидемстанция тарафыннан халык соравы буенча башкарылган хезмәт. Ягъни график буенча подвал, чарлак, коридорларда таракан агулау. 1 квадрат метрга 15 тиеннән акча алына.
Торак фонды белән идарә итү өчен дә акча түләнә. Бу акча “Идарәче компания” ширкәтенә күчә. Чөнки барлык гомуми йортлар белән ул идарә итә.
— Гомуми йорт кирәк-яраклары өчен тотылган суны исәпләү буенча сораулар аеруча күп. Нәрсә өчен кирәк соң ул? Кайберәүләр суны аз тотабыз, күп түлибез, дип зарланалар. Ничек ул алай килеп чыга?
— Һәр фатирда шәхси су счетчигы бар. Шуның белән беррәттән подвалда тотылган суны исәп-ләүче гомуми йорт счетчигы куелган. Йортка билгеле бер күләмдә су килә, моны әлеге счетчик санап чыгара. Һәр фатир хуҗасы ай саен үз су счетчигы күрсәткечен бердәм исәп-хисап үзәгенә бирә. Су бирүче оешма һәр айның 26–27сендә һәр йортның гомуми йорт су счетчигы күрсәткечен ала да, безгә кертә. Айның соңгы көнендә без айны ябабыз, шул көндә өйгә кергән су белән шәхси су счетчиклары күрсәткечләре арасында аерма килеп чыга. Бу гомуми йорт счетчигы белән ике арадагы аерма махсус компьютер программасы нигезендә һәр фатирга бүленә. Һәм менә шулай шәхси счетчик күрсәткеченнән күбрәк түләргә туры килә. Ничек бу аерма килеп туа? Беренчедән, фатир хуҗалары шәхси счетчик күрсәткечләрен вакытында яки айдан айга биреп бармыйлар. Ул һәр айны 25–26сында бирелергә тиеш. Бу халыкка социаль ярдәм күрсәтү идарәсе аша субсидия алучылар өчен дә мөһим. Чөнки күрсәткеч 26сыннан соң әйтелсә, субсидия керми. Иртә дә, соң да бирү гомуми йорт счетчигы белән ике арадагы аерманы күрсәтә һәм фатир хуҗалары кесәсенә суга. Йортта вакытында счетчик күрсәткечен биреп бармаучылар булса, аның өчен дә башка фатирдагыларга торак мәйданының квадрат метрыннан чыгып түләргә туры килә. Бу хакта ТМШ җитәкчеләре җыелышлар саен аңлата. Шуңа күршеләр бер-берсенә карата игътибарлы булсыннар. Икенчедән, счетчикларның искерүе, ватылуы мөмкин. Кайберәүләр счетчикка махсус магнитлар куеп күрсәткечен киметәләр, махсус ватып куючылар да очрый. Шулар аркасында башкалар зыян күрә, чөнки ул да гомуми йорт кирәк–яраклары һәм шәхси счетчиклар арасында аерманы чыгара. Бу фактлар тикшерү нигезендә ачыклана, тикшерү нәтиҗәсе акт формасында безгә керә.
— Ә аларга карата нинди җәзалар кулланыла?
— Норматив нигезендә кеше санына карап соңгы 6 айга яңадан исәп-хисап ясала. Мәсәлән, 1 кешегә 1 айга норматив буенча 3,65 кубометр су карала. 1 кубометр су бәясе 32,03 сум. Шуңа әле канализация өстәлә (күпме су керә, шуның кадәр чыга, дип исәпләнә) — 38,52 сум (32,03 + 38,52) х 3,65 = 257,50 сум. Алты айга 1545,05 сум була. Гаиләдә 5 кеше яшәсә, шушы сан 5кә тапкырлана. Шул сумманы түләргә туры килә.
— Су счетчигы күр-сәткечләрен халык сезгә ничек җиткерә?
— 3–33–08 телефоны аша шалтыратырга, Интернет аша бирергә мөмкин. Сүз уңаеннан, Интернет аша — http://uslugi.tatar.ru — коммуналь хезмәтләр өчен акча түләргә, күпме акча түләвегезне тикшерергә, субсидияләрне карарга була. Интернет белән эшли алмасагыз, шалтыратыгыз, белгечләр барын да аңлатыр.
Электр энергиясенә килгәндә дә гомуми йортларда яшәүчеләр гомуми йорт кирәк-яраклары өчен түләү мәсьәләсе белән очрашалар. Бу хакта безгә “Татэнергосбыт”ның Арчадагы клиентларны кабул итү офисы җитәкчесе Алия Вәлиева аңлата.
— Гомуми йорт кирәк-яраклары — ул күп фатирлы йортларда гомуми кулланган барлык урыннарны — подъездлардагы яктырткычлар гына түгел, ә фатирара баскыч мәйданчыклары, баскычлар, чарлаклар, подваллар, йорт яны террито-риясен яктырту.
— Моның өчен түләү ничек билгеләнә?
— Әгәр гомуми йорт счетчигы куелган икән, шәхси электр энергиясен исәпкә алу приборы булу-булмауга карамастан, исәп-хисап чорына гомуми йорт кирәк-яракларына бирелгән электр энергиясе күләме фатирның гомуми мәйданына туры китереп исәпләнә. Гомуми йорт счетчигы булмаган очракта, гомуми йорт кирәк-яраклары өчен кулланылган электр энергиясе бәясе күләме норматив буенча билгеләнә.
— Гомуми йорт кирәк-яраклары өчен түләүгә күп килүнең сәбәбе нәрсәдә?
— Электр энергиясе кулланучы кайбер гражданнар арасында фатир эчендә дәүләт тикшерүе вакыты чыккан счетчик кулланучылар бар. Алар электр энергиясен төгәл исәпләми. Шуның нәти-җәсендә гомуми йорт кирәк–яраклары өчен түләү суммасы артырга мөмкин. Килешү нигезендә ай саен вакытында, ягъни айның 23–25ләрендә һәм дөрес итеп күрсәткечләрне алу, “Татэнергосбыт” оешмасына тапшыру да зур роль уйный. Гомуми йорт кирәк-яраклары өчен электр энергиясеннән рациональ файдаланмау, электр энергиясен өзеп киткәннән соң да гражданнарның үз белдекләре белән яңадан ялгау (бу очракта алар файдаланган электр энергиясе гомуми йорт счетчигына җыела һәм һәр кулланучыга бүленә), фатир эчендәге электр счетчикларын төрле юллар белән үзләре файдаланган электр энергиясен исәпләми торган итеп турыдан-туры гомуми йорт электр счетчигына ялгау һәм башкалар — бар да гомуми йорт кирәк-яраклары өчен электр энергиясен исәпләүгә йогынты ясый. Шул сәбәпле гомуми кирәк–яраклары өчен түләү күп килә.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
19
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
20 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз