Кышкарда югары белем алганнар

2013 елның 11 гыйнвары, җомга
Кышкарда югары белем алганнар
Районыбызның Кышкар авылы иң бай тарихлы авылларның берсе. 1770 елда сәүдәгәр, берничә сабын заводы хуҗасы Баязит бине Госман бине Габделкадыйр Әл–Кышкари мәдрәсә салдыра. Соңрак бу мәдрәсәнең даны еракларга тарала, Россиядә иң билгеле мөселман йортларының берсе була. Анда Казан, Оренбург, Пенза, Рязань губерналарыннан килеп укыйлар.
Баязит бине Әл–Кышкари 1776–77нче елларда Кышкарда таш мәчет төзетә. Мәчет белән мәдрәсә бер ансамбль тәшкил итәләр. 1913–1918 елларда Кышкар мәдрә-сәсендә белем алган язучы, тәрҗемәче, педагог Гасыйм Лотфиның “Атаклы мәдрәсәнең соңгы еллары” дигән истәлекләрен укып ул еллардагы авылны тулырак күз алдына китерә алабыз: “Бу авыл элек җирләре дә, администрациясе дә башка–башка булган ике торак пункт исәпләнә иде: авылның төньяк өлеше “Ясаклы”, көньяк яртысы “Казаклы” дип йөртелде. Уртарак өлешендә урамның бер ягы Казаклыга, икенче ягы Ясаклыга кертелә иде. Мәсәлән, урамның көнчыгыш ягына урнашкан мәдрәсә биналары Ясаклы җиренә, ә 10–15 метр киңлектәге урамның икенче ягындагы таш мәчет Казаклы җирендә. Таш мәчетнең мулласы һәм мөәзине бер–беренә каршы йортларда яшәсәләр дә, беренчесе Казаклы кешесе, икенчесе Ясаклыныкы исәпләнә”.
Кышкар авылында кытай ефәге һәм тире–күн эшкәртә торган мануфактура булган. 18–19 гасырларда авылда зур–зур байлар булуы билгеле. Кышкар мәдрәсәсендә укыган Шиһабетдин Мәрҗани үзенең “Мөстәфадел–әхбар” исемле китабында болай дип язган: “Кышкар авылы, борынгыдан дәүләтле байлар булганлыктан, муллалары мәдрәсә тотып, күп шәкерт җыеп, дәрес әйтеп, дан һәм шөһрәт казанганнар. Хәзерге таш мәчетне шул авылның атаклы кешесе Баязид бай бине Госман бине Габделкадыйр Кышкари һиҗри ел исәбе белән бер мең бер йөз туксанынчы елда салдырган”.
Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, Кышкар мәдрәсәсе 150 ел чамасы яши. Анда шәригать, ислам дине кануннарыннан тыш, борынгы фәлсәфи фән (логика), ораторлык сәнгате, гарәп, фарсы телләре дә өйрәнелгән. Мәдрәсә милләт өчен күп көч куйган галимнәр, мөселман руханилары әзерләгән. Алар арасында Габделҗәббар Кандалый, Г.Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф Тукаев, беренче драматург Фатих Халиди, беренче җырчы, журналист Камил Мотыйгый, Гатаулла Баязитов һ.б. бар.
Гатаулла Баязитов турында тулырак тукталып китәсе килә.
1905 елның 22 сентябрендә Санкт–Петербург шәһәрендә “Нур” дип аталган беренче татар газетасы чыга башлый. Әлеге вакыйга башкалада гына түгел, ә бөтен Россиядә зур кызыксыну уята, күтәренкелек белән каршы алына.
Әлеге газетага нигез салучы һәм нәшер итүчесе Гатаулла Баязитов була. Бу кеше 1846 (1847) елда Рязань губернасы Касыйм өязенең Төмәнсу авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне әтисе мәдрәсәсендә ала, аннан соң Касыймнан 6 километр ераклыктагы урта дини белем бирә торган Чутай мәдрәсәсендә укый. Анда ул гарәп грамматикасын, мөселман дине тәгълиматын, законнарын, шулай ук шигърият һ.б. фәннәрне өйрәнә. Аны шушы ук мәдрәсәдә логика, фәлсәфә укытырга калдыралар. Бераздан ул шәкертләргә бик әйбәт дини югары белем бирүе белән билгеле булган Кышкар мәдрәсәсенә укырга бара.
Кышкар мәдрәсәсе югары дини белем биргән. Ул “Буби”, “Галия”, “Госмания”, “Касыймия”, “Мөхәммәдия”, Хөсәения” мәдрәсәләре кебек татар милләте тарихына алтын хәрефләр белән язылган уку йортлары арасында лаеклы урын тота. Әлеге уку йортын танылган дин әһелләре–педагоглары Сәгыйть бине Ибраһим әл–Барыши (1813 елга кадәр),Фаяз бине әл–Дөбъязи (1844 ел), Исмәгыйль бине Муса әл–Мәчкәрәви (1887 елга кадәр), Шаһимәрдән Үтәгән (1917 елга кадәр) җитәкли. Мәдрәсәне тотуга Баязит Госмановлар нәселе зур өлеш керткән.
Кышкар мәдрәсәсен тәмамлап югары дин белеме алган Гатаулла Баязитовны Санкт–Петербург шәһәрендә яшәүче Касыйм татарлары 1871 елда мәхәллә имамы итеп чакыралар. Баязитовның дәүләт хезмәтенә алынуы аның абруен тагын да арттыра. Ул Тышкы эшләр министрлыгында тәрҗемәче була, Азия департаментының шәрек телләре бүлегендә, Петербургның башка уку йортларында төрки телләр укыта.
Г.Баязитов 1891 елда татар газетасы чыгаруга рөхсәт ала. Патша хөкүмәте матбугат органын чыгаруга 1808 елда ук рөхсәт биргән була, әмма аны тормышка ашыра гына алмыйлар. Күп санлы түрәләр каршылыкларны тудырып кына тора, татар мәгърифәтчеләренең тырышуы нәтиҗә бирми. Ә менә Габдулла Баязитов ул киртәләрне үтеп газетаны чыгара башлый. Газета Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче мөселманнар тормышын яктырта, ислам һәм дини җәмгыять төзелешенә багышланган дәүләт документларын бастыра.
Габдулла Баязитов Санкт–Петербургта беренче җәмигъ мәчетен төзетүдә башлап йөрүче һәм оештыручы була. 1907 елда ул Император архитекторлар җәмгыятендә “Петербургта мәчет төзү турында” чыгыш ясый. Ул Мөхәммәт пәйгамбәрнең “Мәчетләр төзегез, ләкин эчен бизәмәгез, шәһәрләр төзегез, аларны бизәгез”, — дигән сүзләрен китереп, мәчетнең эче гади булырга тиешлеген ассызыклый. Бүген төньяк башкалада яшәүчеләр үзләренең яраткан шәһәрләрен күккә ашкан мәчет манараларыннан һәм гөм-бәздәге ярымайдан башка күз алдына да китерә алмый.
Язучы, дәүләт эшлеклесе, тәрҗемәче, педагог, журналист, талантлы дин эшлеклесе Гатаулла Баязитовның исеме ул вакытта чыккан барлык энциклопедияләргә кергән. Ул танылган публицист була, Петербургта чыга торган башка газеталарда еш чыгыш ясый. Ул “Россиядә мөселман мәктәпләре һәм мәдрәсәләре турында” дигән мәкалә бастыра. Тәҗрибәләрне туплап “Татар теленең морфологиясе һәм синтаксисы” дигән грамматика дәреслеге төзи, Польша, Көнбатыш Европа, Белорус һ.б. татарлар соравы буенча кириллица алфавитында “Иман һәм гыйбадәт” китабы бастыра.
Г.Баязитов 3 дәрәҗә Св.Станислав ордены, 2 һәм 3 дәрәҗә Изге Анна орденнары, Бохара һәм Иран орденнары белән бүләкләнә. Аның гаиләсе төрле елларда өч бала югалта. 55 яшендә хатыны Бибигазизә үлеп китә. Болар бар да әти кеше өчен көчле удар була, аны авырулар эзәрлекли. 1911 елның 11 апрелендә бөек шәхес 65 яшендә вафат була. Аны соңгы юлга бик хөрмәтләп озаталар. Санкт–Петербургта биш минутка шәһәр транспорты хәрәкәте туктап тора, завод торбалары мәрхүм истәлегенә озын–озын итеп гудок бирә.
Гатаулла Баязитов татар зиратында хатыны, балалары янында җирләнә. Аның кабере сакланмаган. Совет власте елларында бу бөек шәхеснең исеме искә дә алынмый.
Милләтебез өчен шундый атаклы кешеләр әзерләп биргән Кышкар мәдрәсәсендә 1917–18нче уку елы соңгысы була, тиздән аның ишек–тәрәзәләрен кадаклыйлар. Тора–бара сүтеп юк итәләр.
1930 елда Кышкар мәчетенең манарасын җимерәләр (моны кем башкаруы да тарихка язып калдырылган). Гомәр мөәзинне гает намазы укыган өчен кулга алалар. Ул Казан төрмәсеннән Архангельскига җибәрелә һәм шуннан әйләнеп кайтмый. Шаһимәрдән мулла авырый, Казандагы кияве янына китә, шунда вафат була. Кышкардагы йортын, каралтыларын тартып алып, йортында балалар бакчасы ачалар. Бер бүлмәсендә колхоз идарәсе урнаша.
Манарасы сүтелгән мәчет бинасы 7 еллык мәктәп булып хезмәт итә. Мәктәп күчкәч тәрәзә–ишекләрен, идән, түшәмен сүтеп алалар, подвалы ашлама, агулар складына әверелә.
2002 елда бу бина тарихи һәйкәл буларак, яңарыш кичерде, манарасы торгызылды, мәчет яңадан эшли башлады.
Кышкар мәдрәсәсендә үз авылыннан 3 кенә кеше укыган. Алар: Гали Садыйров, Һади Садыйров, Габделхак Батталов.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International