Тәлгать абый матрос булган

2020 елның 22 мае, җомга

Тәлгать абый белән еш очрашабыз, редакция белән янәшә генә яши ул. Быел район башлыгы Илшат Нуриев белән өйләрендә дә берничә тапкыр булдык. Бүгенге көндә районда исән булган 18 Бөек Ватан сугышы ветераннарының берсе ул.

– Мин күргәннәрне язсаң, үзе бер китап булыр иде, – диде ветеран соңгы очрашуда.

– Син сөйләрсең, мин язармын, аралар ерак түгел, – дидем.

Субаш Аты авылында 1927 елда туган ул. Мәктәптә 6нчы сыйныфны гына тәмамлый ала, әтисе сугышка киткәч йорттагы эшләр малай җилкәсенә төшә. Әле колхоз эше дә бар, 17 яше тулуга солдатка алалар.

Аларны ике ай өйрәтәләр дә, 1944 елның декабрендә Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. “Бер ай буе терлекләр йөртә торган вагонда бардык. Көнгә бер сохари, ике солдатка бер  консерва  бирәләр. Барып җиткәнче шыр сөяккә калдык”, – дип искә ала ул.

Өйрәнүләрдән соң солдат киемендә киткән егет Владивостокта матрос киемнәре кия.  Корабль белән “Русский остров”ка җибәрәләр, Порт-Артурга барып җитәләр, төрле хәрби заданиеләр үтиләр.

Аларның корабле сугыш беткәч тә диңгезне дошман  миналарыннан арындыру белән мәшгуль була. Трал белән тапкан миналарны шартлатып юкка чыгаралар.

Субаш Атыга кайткач аны клуб мөдире итеп куялар. Тормыш авыр, хезмәт хакы аз. Егет бәхет эзләп Казахстанга китә, Караганда шәһәрендә заводта эшли. Һаман эзләнә, Пермь якларына китеп шахтер була. Зәй районы кызы Гөлсинә белән шунда кавыша. Арчага кайтып төпләнәләр. Тәлгать абый коммуналь хуҗалыкта 30 ел эшләп пенсиягә чыга, аннан соң да 5 ел эшли әле. Татарстанның атказанган коммуналь хуҗалык хезмәткәре исеменә лаек була.

 

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International