Арча өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йорты җитәкчесе Гөлназ Төхвәтуллина эшеннән киткән?

2020 елның 5 июне, җомга

Арча өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йорты җитәкчесе Гөлназ Төхвәтуллина эшеннән киткән?

Бу хәбәрне ишеткәч аптырап калдык. Ничек инде  өч ел дәвамында уңышлы гына эшләп килгән, төзекләндерү эшләре алып барып, бинаны эчтән дә, тыштан да яңартуга үзеннән зур өлеш керткән, тырышып, интернат йортта яшәргә мәҗбүр булган апа, абыйлар белән бергә кайгырып, шатланып, алар өчен җан атып йөргән җитәкче эшеннән киткән? Ни сәбәпле?

Күп тапкырлар картлар йортында булганыбыз, Гөлназ ханым белән очрашканыбыз бар. Өлкәннәр аны ихтирам итә, үткән-барганда ихтирам белән карый, кулларыннан тотып рәхмәт әйтә. Гөлназ ханым үзе дә яннарына барып аркаларыннан сөеп китә, хәлләрен сораша, бөтенесенең язмышы белән кызыксына, күңелләрен күрергә тырыша. Өлкәннәрдә сабыйлар акылы була, диләр. Тик торганда гына өлкәннәрнең мәхәббәтен яулап булмый.

Ә каян чыккан соң бу хәбәр? Һич башка сыймый, тынгылык бирми. Гөлназ Төхвәтуллинаның үзенә шалтыратып сорау да яхшы түгел. Белешә торгач, аның чыннан да эштән китүе билгеле булды. Бу хәбәр тагын башны бутады. Төгәл мәгълүмат алу өчен халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдиновага шалтыраттык.

– Әйе, ул эштән китте. Тик аны алмадылар, үз теләге белән. Гөлназ Төхвәтуллина үз хезмәтен яхшы белгән, аны бөтен күңелен биреп башкарган җитәкче булды. Андыйлар бик сирәк. Өлкәннәр һәм инвалидлар йортын яңартуга, уңайлыклар тудыруга үзеннән зур өлеш кертте. Ире шәхси эшмәкәр булгач, ул да бу йортка матди ярдәм күрсәтте. Ул узган ел көздән үк эштән чыгам, өйдә балалар янында була да алганым юк, үземне гаиләгә багышлыйм, дигән иде. Ничектер ул чакта аның бу сүзен җитди кабул итмәдем. Гариза тотып килгәч, район башлыгы янына керттем. Ул да аңа: “Яхшы эшлисең бит. Тагын бер кат уйла әле”, – дип чыгарды. Коронавирус башланып, өлкәннәр һәм инвалидлар йорты тулысынча изоляциягә ябыла, дигәч, Гөлназ Төхвәтуллина кабат бу мәсьәләне күтәрде һәм тәвәккәлләп китеп тә барды, – дип аңлатты ул. – Дөрес, бер бабай белән аңлашылмаучылык килеп туды. Тик ул хәл җитәкченең эштән китүе белән бәйле түгел.

Гөлназ ханымның үзенә шалтыратып карарга булдым. Сүзне читтәнрәк башласам да, ул мине шунда ук аңлап алды.

– Мине эштән алганнар, дигән хәбәр сезгә дә барып ирештеме? Республика газетасында да чыккан, дигән сүзләр йөрде. Тик минем күргәнем булмады, – диде ул. – Эштән китәргә мине беркем дә мәҗбүр итмәде, үзем шундый карарга килдем. Хезмәтемне яратып башкардым. Ирем Ирекнең матди ярдәме белән бик күп яңалыклар да керттем. Аңа бик рәхмәтлемен. Тик алдымда гаилә яки эш арасыннан берсен сайлап алу проблемасы килеп туды. Бөтен күңелемне эшкә биреп балаларыма игътибарны киметтем. Көздән үк башта шундый уй бар иде инде, тәвәккәллегем җитмичә, тартып-сузып йөрдем. Бу коронавирус белән бәйле вәзгыять килеп чыккач, нокта куярга булдым. Минем эш вакыт белән исәпләшә торган түгел. Өстәвенә, интернат йортны тулысынча изоляцияләргә дигән карар чыкты. Аннан бөтенләй чыкмый ятарга кирәк. Ирем белән киңәшләштем дә, эштән китәргә, үземне гаиләмә, балаларыма багышларга булдым.

– Гөлназ ханым, тагын бер сорауга ачык-лык кертик әле. Интернат йортта тәрбияләнүче бабай белән нинди хәл килеп туды соң сездә?

– Бездә Әлки районыннан бер бабай яши иде. Ул районның үзендә дә интернат йорт бар. Якыннары, туганнары да килеп йөри алыр, дип бабай белән сөйләшеп аны шунда җибәрдек. Тик бабай миңа анда ошамый, дип кире әйләнеп кайтты. Ә ул урынга Арча районыннан икенче бабай килгән иде. Кыен хәлгә калдык. Документлар нигезендә рәсмиләштерергә өлгермәгән идек, шуңа Әлкидән кайткан бабайны кире үз урынына кертергә, ә яңа килгәнен, урын бушаганчыга кадәр, кире авылына кайтарып куярга туры килде. Әлбәттә, бу аның туганнарына ошап бетмәде. Тик без дә берни эшли алмый идек. Урын булу белән ул интернат йортка кабул ителәчәк, анысы. Тик бераз көтәргә туры киләчәк. Әмма бу эш процессы, җитәкчене азат итүгә нигез түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International