Арча районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан үткәрелгән бәйгегә нәтиҗә ясар вакыт җитте

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

Өздереп гармун уйныйлар

Наласа авылында.

Йөрәгемә утлар яктың —

Янам мин ялкынында.

Шушы юллар белән башланган “Наласа авылы көе” җыры бәйгене башлауга этәргеч булып торды. Интернет челтәреннән Наласа авылы турында видео караганнан соң, бәйге уздыру уе килде. Районыбызның калган авыллары турында да җырлар һәм аларның матурлыгын чагылдырган фотосурәтләр бар бит. Нигә әле алардан да “клип” ясамаска, дип уйладык.

Апрель башында Инстаграм социаль челтәрендә башланып киткән бәйгенең шартлары буенча, авыл исеме кергән җыр фонына шул авылның фотоларын тезеп видеооткрытка ясарга кирәк иде. Районыбыз халкы бу бәйгене бик уңай кабул итте. Бер-бер артлы берсеннән-берсе матур хезмәтләр килде. Һәркайсы астында мактау сүзләрен, җылы комментарияләрне, район халкының соклануын күрергә була. Без дә клипларның килгән берсен карадык, шартларга туры килгәннәрен лентабызга урнаштыра бардык. Алдан ук әйтелгәнчә, җиңүчене билгеләр өчен, “миңа  ошый” (лайк) санын күзәтеп бардык.

Беренче чиратта, катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләре әйтәсе килә.  49 катнашучы, 49 хезмәт, берсеннән-берсе гүзәл табигатьле авыллар һәм дүрт дистәдән артык өр-яңа клип!

Бәйгедә иң күп тавыш җыючы – 1488 тавыш белән, Иске Йорт авылыннан Рәисә Сибгатуллина. Икенче урында – 1192 тавыш белән, Гөберчәктән Алия Ногманова, өченче урында – 462 тавыш белән, Иске Ашыттан Гөлнара Мәгъсүмова. Җиңүчеләрдән кала тагын ун катнашучыны билгеләп үтәргә булдык.

Алдынгы катнашучыларны бүләкләү өчен редакциябезгә чакырдык. Һәрберсе белән күптәнге танышлар кебек җылы итеп аралаштык. “Безнең клип Америкага кадәр барып җитте. Анда яшәүче туган-тумачалар да тавыш бирделәр. Бөтенләй көтелмәгән кешеләрдән дә җылы комментарийлар укыдык”, – дип кичерешләре белән уртаклашты беренче урын иясе Рәисә ханым. Ә өченче урындагы Иске Ашыт китапханәчесе Гөлнара ханым бәйгегә катнашырга үзизоляциядә буш вакыт күп булганлыктан алына. “Беренче өчлеккә керермен дип уйламадым да. Беркемнән дә тавыш бирергә дип ярдәм сорап утырмадым. Авыл халкы тырышты”, – ди ул.

Бәйгедә катнашкан клиплар арасында профессионалларча оста итеп башкарылганнары бик күп. Һәркайсына күңел җылысы салып эшләнелгән, бик күп көч куелган. Клипларны без генә түгел, район хакимияте вәкилләре дә кызыксынып күзәтеп барды. Районыбызның 90 еллыгына багышланган мәдәни чараларны әлеге клип-лар белән тулыландырып эшләрбез дип планлаштырабыз. Киләчәгебез тыныч, илләребез имин булсын.

Бәйгегә нәтиҗә ясап шуны әйтә алам, әлеге бәйге Арча районы халкының никадәр бердәм, патриот һәм тырыш икәнен тагын бер кат күрсәтте. Афәрин, арчалар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International