Сезнең барыгызны да дәүләтебез бәйрәме - Россия көне белән котлыйм! Бу- илебездә яшәүче күпмилләтле халыкның уртак бәйрәме, Ватаныбызның үткәненә, хәзергесенә һәм киләчәгенә катнашы булган һәр кеше өчен татулык, ирек бәйрәме.
Россия тарихы – ул һәрберебез тарихы. Ул безнең кече Ватаныбыз -туган республикабыз һәм Арча җире тарихы. Россиянең бүгенгесе һәм киләчәге безнең барыбызның да уртак хезмәтенә һәм гражданлык җаваплылыгына бәйләнгән. Ватаныбызның чәчәк атуы, бөеклеге өчен бездән тугрылык, иҗади хезмәт сорала.
Районыбыз, республика һәм дәүләтебез үсеше өчен игелекле эшегездә уңышлар телим, барлык планнарыгыз тормышка ашсын. Барыгызга да ныклы сәламәтлек һәм гаилә бәхете телим! Бу бәйрәм иртәгесе көнгә ышаныч өстәсен, балаларыбыз һәм оныкларыбызның имин киләчәге символы булсын, уртак максатларга ирешүдә алга таба да көч бирсен!
Муниципаль район башлыгы И.Г. Нуриев