Россия Федерациясе Су кодексының 6 статьясы нигезендә дәүләт яки муниципаль милектәге су өсте объектлары гомуми файдаланудагы су объектлары, ягъни һәркем файдалана алырлык су объектлары булып тора.
Шуңа бәйле рәвештә, һәр граждан гомуми файдаланудагы су объектларына ирекле керергә һәм аннан шәхси һәм көнкүреш ихтыяҗлары өчен бушлай файдаланырга хокуклы.
Моннан тыш, һәр граждан гомуми файдаланудагы су объектларының яр буенда йөрергә, шулай ук һәвәскәр һәм спорт балыкчылыгы белән шөгыльләнергә (механик транспорт чараларын кулланмыйча), йөзү җайланмаларын кую өчен файдаланырга хокуклы.
Гражданнарның гомуми файдаланудагы су объектына һәм аның яр буена ирекле үтүен тәэмин итү шартларын үтәмәгән өчен Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 8.12.1 статьясы буенча административ җаваплылык билгеләнгән, аның санкциясе буенча гражданнарга 3 меңнән 5 мең сумга кадәр административ штраф, вазыйфаи затларга 40 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик зат оештырмыйча эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче затларга 40 меңнән 50 мең сумга кадәр административ штраф яки эшчәнлеген 90 тәүлеккә кадәр административ туктатып тору, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф яки эшчәнлеген 90 тәүлеккә кадәр административ туктатып тору күздә тотыла.
Казан районара табигатьне саклау
прокурорының өлкән ярдәмчесе Садриев Н.Ф.