ТАССР төзелүнең 100 еллыгы бөтен татар халкы һәм төбәк тарихында бик әһәмиятле чор
ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан районыбыз һәм республикабыз күләмендә танылган, туган җиребезнең данын еракларга җиткергән асыл затларыбызны бүләкләү тантанасы матур чара булып кабатлана.
Берничә атна элек мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган ветераннар бүләкләнсә, узган атнада сәламәтлек сагында торучылар, район һәм шәһәр хакимиятендә эшләп чыккан ветераннар, бүген дә хезмәт куючы мактауга лаек җитәкчеләр бүләкләнде. Бәйрәмне башлап, хөрмәтле кунакларны Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев котлады һәм аларга медальләр тапшырды. Килгән кунакларга район мәдәният идарәсе матур концерт бүләк итте. “Арча таңнары” халык вокаль ансамбле, Сөмбел Заһидуллина, Артур Хафизов, Расих Галимҗанов, Зилә Мортазиналар матур җыр-биюләрен башкардылар.
“ТАССР төзелүгә 100 ел” юбилей медальләре белән бүләкләнеп, сәхнә түрен бизәүче шәхесләребез: Рузалия Шәяхмәтова, Инсан Вәлиев, Надия Мифтахетдинова, Наилә Лотфуллина-Фәйзрахманова, Надежда Калуева, Оркыя Мөхәммәтҗанова, Фрадия Шәймуллина, Абдуллаҗан Миннекәев, Роза Әминова, Роберт Гарипов, Рүзәл Гәрәев, Ринат Алеев, Рәшит Газизов, Нурияздан Әхмәдуллин, Роза Сәгъдетдинова, Лилия Фәйзрахманова, Рау-шания Хәсәнова, Рафия Аксакова, Әлфия Мөхәмәтова, Гөлшат Сәйфетдинова, Алсинә Шакирҗанова. Бүләк ияләрен котлау өчен сүз Арча үзәк хастаханәсенең баш табибы Тәлгать Баһаветдиновка да бирелде. Ул үзенең сок-лануын белдерде һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан шәхси эшмәкәр Әнәс Әхмәтгәрәев һәм Арча нотариаль округы нотариусы Рәзинә Низаметдинова да Арча муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Төп бүләкләр белән бергә, килгән кунакларга “Ватаным Татарстан” һәм “Республика Татарстан” газеталарына 2020 елның икенче яртыеллыгына язылу.
Районыбыз һәр көн алга карап, яңа максатлар куеп яши. Туган илебезнең үсешендә мөһим урын алып торган шәхесләргә тагын бер кат рәхмәт әйтәбез. Хезмәт нәтиҗәгез сезне сәхнә түренә алып менде, алдагы гомер елларыгыз да бәрәкәтле һәм имин булсын.