Игътибар үзәгендә – балалар

2020 елның 19 июне, җомга

“Без – Тукай оныклары” дигән палаткалы лагерь Арча педагогика көллияте базасында июльдә эшләячәк

Район хакимиятенең утырышлар залында балигъ яшенә җитмәгән балалар эшләре һәм аларның хокук-ларын яклау буенча комиссия утырышы булды.

Киңәйтелгән утырышны комиссия рәисе, район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова алып барды. Балалар тормышына кагылган күп төрле мәсьәләләр күтәрелде. 2020 елның 1нче кварталында балалар арасындагы җинаятьчелек, аларны ничек булдырмый калу, комиссиядә исәптә торган яшүсмерләрне җәйге чорда эшле итү, быел 9 сыйныфны тәмамлап, мәктәптән киткән егетләрне һәм кызларны һөнәр алу йортларына укырга кертү, җәйге лагерьлар, янгын куркынычсызлыгы һ.б. – сөйләшү өчен темалар күп иде.    

­­– Мәктәп яны лагерьлары 3 августтан эшли башлаячак, – дип сөйләде район мәгариф идарәсе методисты Лия Ильина.  – “Шатлык” лагере ачылмаячак. Палаткалы лагерь “Азимут” шулай ук быел булмаячак.

Башка елларны, төрле төбәкләрдән дә килеп, 200әр бала ял иткән “Без – Тукай оныклары” лагере быел да бер атнага балалар кабул итәчәк.

Балалар өчен музей, китапханәләр эшли. Балаларның телефонда көннәр буе утырулары, шул дөнья белән яшәүләре турында да җитди сөйләшенде. Бу бүгенге көн проблемасы. Моны ничек тә хәл итү юлларын табарга кирәк. Ата-ана ягыннан игътибар һичшиксез булырга тиеш. Бала телефонда нәрсә тыңлый, нинди уеннар уйный. Сүз уңаеннан бер очракны әйтеп үтим әле. Бер танышыбыз болай дип сөйли: “Без көне буе эштә. Малай белән кыз өйдә. Икесе дә телефонда. Беркөнне малай, нәрсәгә кирәк ул мәктәп, димәсенме! Мин болай да акча эшләячәкмен. Минем шәп машинам да, ике катлы йортым да булачак, ди. Улым, мин әйтәм, башта укырга, һөнәр алырга кирәк. Шулай гына акча эшләп, яхшы яшәп була. Җәмәгать, бу бит телефон йогынтысы! 10 гына яшь шул әле малайга. Белмим, акыл керерме?”. Хәер, “акыл кергәннәр” дә телефонга ябышкан...

Яңа Кенәр интернат-мәктәбендә укып чыккан балаларның һөнәр үзләштерү мәсьәләсе аерым күтәрелде. Бер җыелуда тәрбиягә бала алган әти-әниләр үзәкләре өзелеп: “Яңа Кенәр интернат-мәктәбеннән соң баланы ничек Казанга  чыгарып җибәрәсең? – дип сөйләделәр. – Дәрвишләр бистәсендәге төзүчеләр әзерләүче көллият турында әйтәбез. Безнең самими, беркатлы балаларны анда шәһәр малайлары алдаячаклар. Районда һөнәр алу мөмкинлекләрен карарга кирәк”. Утырышта Яңа Кенәр интернат-мәктәп җитәкчесе Ленар Вәлиев: “Узган ел интернат-мәктәпне 15 бала тәмамлады. 5се Дәрвишләр бистәсендәге төзелеш техникумына, 10сы Үрнәктәге агрокөллияткә укырга керделәр. Быел 11 баланы укырга урнаштырасы бар”, – дип сөйләде.

9нчы сыйныфны тәмамлап, мәктәптән киткән балаларга аерата игътибар булырга тиеш. Аларның берсе дә урамда калырга тиеш түгел. Һәркайсының һөнәр алу йортына урнашуын игътибарда тотарга кирәк.

Җәйге каникул вакытында яшүсмерләрне эшле итү, хезмәт тәрбиясе турында да сөйләшенде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International