Ташларга язылган хакыйкать

2020 елның 19 июне, җомга

Бу сәяхәтебез барышында Суслонгерның күп серләре ачылды

6 июньдә Арча һәм Әтнә  районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов җитәкчелегендә безнең делегация Мари Илендәге Суслонгер җирлегенә барып сугыш елларында шундагы өйрәнү лагерьларында вафат булган якташларыбызны искә алды.

Кемнәрнең газизләре икән бу исемлектә?!

Делегацияне җирле хакимият вәкилләре, тарих белән кызыксынучылар каршы алды һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына биредә төзелгән истәлекле урыннар, мемориаллар белән таныштырдылар. Район мөхтәсибе  Әмир хәзрәт Миңнемуллин мәрхүмнәр рухына дога кылды, хәрби хезмәт ветераннары, яшь армиячеләр, Арча ДОСААФы һәм Хәрби комиссариат хезмәткәрләре Суслонгер зиратында арчалар куйган һәйкәлне чистартып  чәчәкләр утырттылар, веноклар куйдылар.

– Без бу һәйкәлне Бөек Җиңүнең 70 еллыгына, 2015 елның апрелендә эшләдек. Ул вакытта урманга, лагерь урынына  кереп булмый иде. Шуңа күрә, җирле хакимият белән киңәшеп, мемориалны зиратка куярга булдык. Ул чорларның шаһитлары истәлекләренә караганда, үлгән солдатларны биредә дә җирләгәннәр, – ди Алмаз Борһанов.

Ел саен районыбыз вәкилләре һәйкәлне чис-тартып, чәчәкләр утыртып, мәрхүмнәрне искә алып кайта. Соңрак бездән күреп башка район вәкилләре дә лагерь торган урманда истәлек урыннары булдырдылар.

Бу уңайдан “Безнең һәйкәл ни өчен лагерь урынында түгел?” дигән сорауны бирүчеләр дә булды. Быелгы сәяхәтебез барышында бу сорауга да җавап табылды. Суслонгер лагере тарихын тирәнтен өйрәнгән “Россия эзтабарлар хәрәкәте” җәмәгать ошмасының Мари Илендәге төбәк бүлеге рәисе, “Демос эзтабарлар отряды” төбәк яшьләр җәмәгать оешмасы җитәкчесе Дмитрий Шипунов әйтүенчә, дөрестән дә, 1941-1942 елларда лагерьдагы коточкыч ачлык, салкын, кеше түзә алмаслык авыр шартлардан һәлак булган якташларыбыз шул урманда ук җирләнгән. Аларны исәпкә алучы да,  теркәүче дә булмаган. Ул каберләрнең төгәл урынын хәзер берәү дә белми. Чөнки хәрби өйрәнү урыннарында югалтуларга гомумән юл куелырга тиеш булмаган. Ул елларда биредә якты дөньядан киткәннәр барысы да хәбәрсез югалучылар исәбендә.  Ә менә 1943 елдан башлап, лагерьда берникадәр тәртип салынгач, курсантларны эвакогоспитальдә дәвалау оештырылгач, вафат булучыларны рәсмиләштерү кертелгән. Һәм менә шул елдан башлап лагерьлар бетерелгән 1947 елның февраленә кадәр мәетләрне Суслонгер зиратына җирләгәннәр. Димәк, безнең һәйкәл дә бик дөрес урынга куелган булып чыга.  Алай гына да түгел, нәкъ шуның янәшәсенә быел юбилей уңаеннан Суслонгер поселогы хакимияте, җирле эшмәкәрләр, иганәчеләр ярдәме белән бик зур, мәһабәт мемориал-һәйкәл төзеп куйганнар. Суслонгер бистәсе башлыгы Сергей Кудряшов белдергәнчә, бу изге эшкә җирле халык бик теләп катнашкан. Ә Дмитрий Шипунов исә бу эшкә бәяләп бетергесез өлеш керткән. Гомерен сугышта хәбәрсез югалган ватандашларыбызны эзләүгә багышлаган бу игелекле җан архив документлары, шул чорның тере шаһитлары истәлекләренә таянып мондагы лагерьларда ачлыктан, төрле авырулардан һәлак булган 266 кешенең язмышын ачыклауга ирешкән. Аларның исемнәре яңа төзелгән мемориалга язып мәңгеләштерелгән. Араларында 24 Татарстан кешесе дә бар (исемлек безнең сайтта). Шул исәптән Арчадан алынган Гайнулла Әхмәдуллин да. Ул 1945 елның 28 августында Суслонгерда урнашкан 1826 санлы эвакогоспитальдә вафат булган һәм шушы поселок зиратында җирләнгән. Кызганыч, кайсы авылдан, ничәнче елгы икәне мәгълүм түгел. Хәрби комиссар Алмаз Борһанов комиссариат архивыннан эзләргә вәгъдә бирде. Бәлки өстәмә мәгълүматлар да чыгар. Туганнары табылса, безнең редакциягә хәбәр итүегезне сорыйбыз.

Кемгә сугыш, ә кемгә...

Дмитрий Шипунов безгә бик гыйбрәтле вакыйгалар турында сөйләде.  Мәсәлән, шул елларда пекарня белән җитәкчелек иткән бер адәм,  хәрбиләргә дигән икмәкне сатып, Татарстанда ике йорт салган. Әлеге комсыз бәндә атна саен мескен курсантлар  авызыннан өзеп Казан базарларына атна саен икешәр олау икмәк озата торган булган. Бу турыда ул сугыштан соң үзе сөйләгән. Шул акчага ике йорт салуын да яшермәгән. “1941-1942 елларда бик иркен яшәдек, тикшерү килеп  командирларны аткач, бераз кыенлашты, базарга атна саен берәр олау гына чыгара алдым”, – дигән ул. Күпме кешенең ач үлеменә сәбәпче булган бу кабахәтне ничек хөкем итмәгәннәр? Акча ул заманда да барысын да хәл итте микән? Монысы Суслонгерның сере булып кала.

Ворошилов үзе килеп корткычларны фаш итеп, лагерь начальнигын строй алдында атып киткәч кенә, Суслонгерда тәртип урнашкан, дигән сүз халык арасында киң таралган. “Әмма Ворошиловның Суслонгерда булуы бер генә архив документы белән дә расланмый, – диде безгә Дмитрий Шипунов. – Шулай да, бу турыда бик күп шаһитларның истәлекләрендә телгә алына. Ни генә булмасын, 1942 ел азагыннан соң биредә хәлләр бераз рәтләнә. Хәтта монда авыручы курсантларны дәвалау өчен эвакогоспиталь филиалы да булдырыла”.

     Ә 1941–1942 елларда хәрби өйрәнүләргә алынган үзебезнең солдатларны ник шул кадәр җәфалаганнар соң?! Бактың исә, ул вакытта лагерь командасын хәрбиләрдән түгел, ә җирле НКВД  кадрларыннан төзегәннәр икән. Ә болар инде репрессия корбаннарын мәсхәрәләп шактый “тәҗрибә” туплаган, кешелек сыйфатларын тәмам югалткан адәмнәр булган, күрәсең. Аларны фаш иткән каһарман турында да бер легенда яши икән монда. Җәберләүләргә түзәр әмәле калмаган курсантлар бер иптәшләрен куыш агач эченә яшереп поездга төяп җибәргәннәр. Ул юлда төшеп калып  Суслонгердагы мәхшәр турында Мәскәүгә, Ворошиловның үзенә хәбәр иткән, имеш. Дөресме бу, әллә риваять кенәме. Монысы инде безгә караңгы.

Анда хәлләр мондагысыннан да яманрак булган

2015 елда һәйкәл куйганнан соң арчалар  Суслонгерга ел да бара. Газетабызда әлеге сәфәрләр турында гел язып торганга, бу баруыбызда әллә ни яңалык та булмас дип уйлаган идем. Әмма бик нык ялгышканмын. Быелгы сәяхәтебездән күп кичерешләр, яңалыклар белән кайттым. Беренчедән, безгә Дмитрий Шипунов  күп нәрсә сөйләде. Нәкъ менә шушы фидакарь тынгысыз кеше тырышлыгы белән сугыш елларында биредә ур-нашкан хәрби-өйрәнү лагерьлары тарихының шактый серләре ачылган. Икенчедән, җирле хакимият тә, монда яшәүчеләр дә бу лагерьлар аша үткән меңләгән ватандашларыбызның фаҗигале  язмышы белән кызыксына башлаганын белдек. Ни өчен лагерьлар дим, чөнки алар икәү булган икән. Безгә яманаты таныш Суслонгер урманындагысы рәсми документларда 31нче өйрәнү укчылар бригадасы, ә шуннан берничә чакрым читтәрәк, Сурок бистәсе тирәсенә урнашканы, 46нчы бригада дип йөртелгән. Дмитрий Шипунов әйтүенчә, андагысында хәлләр тагын да аянычрак булган. Монда 1943-1947 елларда госпитальдә төрле авырулардан вафат булучылар саны да 550гә җиткән.Монысы әле рәсми документларда теркәлгәннәре генә. Ә урман эчендә туганлык каберлекләрендә күпмесе ятадыр?  Җирле халык Җиңүнең 75 еллыгына Сурок бистәсе  янында да бу лагерьда җаннарын биргән әрвахларга мемориал төзеп куйган, анда да исемнәр, исемнәр... Аларны тетрәнмичә уку мөмкин түгел. Күбесе әле генә 18 яшен тутырып армиягә алынган яшь егетләр. Араларында хәтта сугыш беткәч, 1945-1947 елларда үлгәннәре дә бар. Моңа ышануы да кыен. Әмма бу инде ташка язылган ачы хакыйкать.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International