Ишегалды концертлары гөрләп уза

2020 елның 19 июне, җомга

Арчабызда ишегалды концертлары кую традициягә әйләнеп китте.

Күпләп җыелырга һәм күләмле чаралар уздырырга ярамау сәбәпле, май аеннан башлап районыбызның мәдәният идарәсе әнә шундый концертлар оештыра башлады. Шәһәр халкы мондый үзенчәлекле чараны күтәреп алды һәм дәвамын сорады.  Шул сәбәпле, һәр атна уртасында, халык соравы буенча, ишегалды концертлары бүген дә дәвам итә. Биредә җыр-бию, матур сүз белән бергә, лаеклы шәхесләргә медальләр дә тапшырыла, мактау һәм рәхмәт сүзләре дә яңгырый.

11 июнь көнне Зур урамда булган чыгышларның шаһиты булырга безгә дә насыйп итте. Әлеге концерт ТАССРның 100 еллыгы һәм Россия көне уңаеннан оештырылган иде. Искиткеч җылы һәм күтәренке рухта узды ул. Шулай ук Җиңүгә 40 ел һәм Күпер урамнарында да шундый ук эчтәлектә концерт булды ул көнне. 

Ә бу атнада Левитан, Бакый Урманче урамнарында һәм Төзүчеләр тыкрыгында да әлеге концертлар кабатланды. Олысы да, кечесе дә бик яратып кабул итте аларны.

“Барлыгы 18 концерт куелды. Алдагы атналарда да мондый концертлар дәвам итәчәк. Һәр атнаның чәршәмбе көнендә уздырырга планлаштырабыз”, – диде Арча Мәдәният йорты җитәкчесе Айрат Нурьязанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International