Лаеклы ялда да актив тормыш белән яши Бөек Ватан сугышы ветераны Равил Фазлыев
Иске Йорт авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Равил абый Фазлыев белән очрашкач болытлы көндә дә кояш чыккандай була. Йөзе һәрвакыт ачык, балкып тора. Ә бит бу кешегә күпме сынаулар үтәргә туры килгән.
Равил абый 6 ир балалы гаиләдә үсә. Җидееллык мәктәпне тәмамлауга бригадир итеп куялар аны. Әмма анда озак эшләргә туры килми, 17 яше тулып үтүгә, 1943 елда армиягә алалар.
Сугышка киткән райондашларның күбесенә мари урманнарындагы Суслонгер лагере аша үтәргә туры килә. Аннан исән котылганнары сугышка җибәрелүне бәхеткә саный. 1944 елның май башларында аларны вагоннарга төяп Харьковка озаталар. Биредә тагын өйрәнүләр узалар.
Украинада бандеровчыларга каршы көрәшергә туры килә аларга. Көчле каршылык күрсәтә дошман, станоклы пулеметлар, минометлар, танк- лар, трофей итеп алынган самолетларына хәтле була. Равил Фазлыев атлы гаскәр составында взвод командиры булып 1950 ел азагына кадәр хезмәт итә.
Туган авылына кайтуга тагын таныш эшенә, бригадир итеп куялар. Аннан соң зоотехник, партия оешмасы секретаре була. Колхоз алдынгылар сафына чыга, терлекчелек буенча семинарлар уздыра алырлык дәрәҗәгә күтәрелә.