Россия Федерациясе законнары белән гражданнарның әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә иҗтимагый контрольне гамәлгә ашыру мөмкинлеге каралган.
«Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» 2002 елның 10 гыйнварындагы 7-ФЗ номерлы Федераль законның 68 статьясы нигезендә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә иҗтимагый контроль (иҗтимагый экологик контроль) җәмәгать берләшмәләре һәм башка коммерцияле булмаган оешмалар, аларның уставлары нигезендә, шулай ук гражданнар тарафыннан законнар нигезендә гамәлгә ашырыла.
Табигатьне саклау өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге органнарына ирекле һәм түләүсез нигездә ярдәм күрсәтергә теләк белдергән 18 яшькә җиткән гражданнар әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә җәмәгать инспекторлары буларак иҗтимагый контрольне гамәлгә ашыра алалар.
Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча җәмәгать инспекторларының хокуклары:
- әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә хокук бозуларны теркәргә һәм административ хокук бозу билгеләре булуны күрсәтә торган материалларны дәүләт күзәтчелеге органнарына юлларга, шул исәптән фото- һәм видеоматериаллар рәвешендә;
- хокук бозу урыннарында матди дәлилләрне саклауга карата чаралар күрергә;
- физик зат тарафыннан әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә хокук бозуга кагылышлы мәгълүматны телдән хәбәр итәргә;
- әйләнә-тирәлекнең торышы, аны саклау буенча күрелә торган чаралар, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый торган хуҗалык һәм башка төр эшчәнлекне тормышка ашыру шартлары һәм фактлары турында җәмәгать экологик контролен гамәлгә ашыру өчен кирәкле мәгълүмат бирергә, гражданнарның гомерләренә, сәламәтлегенә һәм мөлкәтенә куркыныч тудыра торган хәлләр турында Россия Федерациясе һәм аның субъектларының дәүләт хакимияте органнарына, җирле үзидарә органнарына, вазыйфаи затларга мөрәҗәгать итәргә;
- халыкка экологик белем бирү эшендә катнашырга.
Россия Табигать ресурслары Министрлыгының 2017 елның 12 июлендәге 403 номерлы боерыгы белән әйләнә-тирә мохитне саклау буенча җәмәгать инспекторларының эшчәнлеген оештыру тәртибе расланды. Әлеге Тәртипнең гамәлдә булуы 2018 елның 5 мартыннан үз көченә керде.
Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча җәмәгать инспекторы булырга теләк белдергән зат Росприроднадзор һәм (яки) Рослесхозның территориаль органнарына һәм (яки) Россия Федерациясе субъектларының билгеләнгән компетенция нигезендә дәүләт экология күзәтчелеген һәм федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман саклау) гамәлгә ашыручы башкарма хакимият органнарына әйләнә-тирә мохитне саклау буенча җәмәгать инспекторы статусы бирү турында ирекле рәвештә гариза бирә.
Дәүләт күзәтчелеге органнарында әйләнә-тирә мохитне саклау буенча җәмәгать инспекторларының эшчәнлеген оештыру максатыннан комиссия төзелә.
Җәмәгать инспекторлары эшчәнлеген оештыру комиссиясе, гариза кергән көннән 30 календарь көн эчендә аның белемнәрен бәяләү максатыннан, граждан катнашында утырыш үткәрү турында карар кабул итәргә тиеш.
Комиссия утырышы барышында комиссия әгъзалары гражданга әйләнә-тирә мохитне саклау буенча җәмәгать инспекторлары эшчәнлеге өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала торган норматив хокукый актларның эчтәлеген бәяләүгә юнәлдерелгән сораулар бирәләр. Комиссия тарафыннан барлыгы 5 сорау бирелергә мөмкин. Әлеге сорауларга түбәндәгеләр керә:
әйләнә-тирә мохитне саклау буенча җәмәгать инспекторларының хокуклары; әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә административ хокук бозулар төрләре һәм билгеләре;
административ хокук бозулар буенча матди дәлилләр төрләре һәм аларның сакланышын тәэмин итү ысуллары;
хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау буенча дәүләт программалары;
экологик агарту эшендә катнашу өчен кирәкле экологик белем нигезләре.
Бирелгән сорауларга уңай җаваплар алынган очракта, комиссия кандидатка таныклык тапшырып, җәмәгать инспекторы статусы бирә. Таныклыкның гамәлдә булу срогы-1 ел.
Казан районара табигатьне
саклау прокурорының өлкән ярдәмчесе Садриев Н.Ф.