Наркотикларга каршы "Наркотикларсыз яшәү" республика акциясе

2020 елның 23 июне, сишәмбе

2020 елның 1-27 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә 26 нчы июнь-Халыкара наркотик чаралар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган «Наркотикларсыз яшәү» республика акциясе уза.

Айлыкны үткәрүнең төп максаты-республика территориясендә наркоситуацияне яхшырту, шулай ук наркомания һәм наркоҗинаятьләр таралуга каршы тору мәсьәләләрен хәл итүдә дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнарының, хокук саклаучыларның, гражданнарның һәм халыкның тырышлыгын берләштерү.

Әлеге акциядә Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнары, социаль яклау, мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләре, хокук саклау органнары һәм  җирле массакүләм мәгълүмат чаралары катнаша.

Социаль һәм хокук саклау характерындагы чараларны комплексы үткәрү планлаштырыла. Әмма, Татарстан Республикасы территориясендә эпидемиологик хәлне исәпкә алып, быел профилактик чаралар читтән торып (дистанцион) үткәреләчәк.

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы республика халкын «Наркотикларсыз яшәү» акциясендә катнашырга һәм наркотик чараларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшкә үз өлешен кертергә чакыра.

Гражданнар наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле хокук бозулар турында «02» һәм «112» телефоннары, шулай ук Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының «Ышаныч телефоны» аша 291-20-02 номерына шалтыратып хәбәр итә алалар.

Алынган мәгълүмат кичекмәстән тикшереләчәк, хокук бозучыларга карата законда каралган чаралар кулланылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International