Муниципаль заказ — зур җаваплылык

2013 елның 20 феврале, чәршәмбе
Муниципаль заказ — зур җаваплылык
Базар икътисады белән бергә тормышыбызга тендер, конкурс, аукцион дигән төшенчәләр дә үтеп керде. Аларны уздыру тәртибен аңлатуны сорап, без район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рафил Исмәгыйлевка мөрәҗәгать иттек.
— Рафил Рәисович, сатып алулар вакытында тендер, аукционнар үткәрү ни өчен кирәк?
— Аларны уздыруның төп максаты — дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар сатып алганда бюджет средстволарына экономия ясау. Моның өчен, иң беренче чиратта, эшмәкәрләргә тигез шартлар тудыру зарур. Шуны күздә тотып, районда махсус комиссия төзелде. Ул үзенең эшчәнлеген 94нче Федераль канун таләпләренә нигезләнеп башкара. Әлеге канун дәүләт һәм муниципаль заказлар өчен сатып-алуны үзара көндәшлек ярдәмендә уздыру тәртибен билгели.
Хакимият һәм бюджет оешмаларына товарлар алу, төзелеш һәм төзекләндерү эшләрен алып баручыларны, төрле хезмәт күрсәтүчеләрне сайлап алу шушы ысул белән башкарыла.
— Конкурслар үткәрүнең тәртибе ничек, анда кемнәр катнаша ала?
— 100 мең сумга кадәрге товар алынганда 94нче канун килешүләрне конкурс үткәрмичә турыдан-туры төзергә рөхсәт итә. Ләкин бу очракта да бюджет учреждениесе җитәкчеләре республика электрон товар-мәгълүмат системасы (ЭТИС) сайтында (tatis.ru) теркәлгән сатучылардан алырга тиеш. Бу үзебезнең республика товар җитештерүчеләрен яклау максатында эшләнә. ЭТИС сайтында эшмәкәрләр үзләренең товарлары, аның төрләре, бәяләре турында мәгълүмат урнаштыра. Сайлап алганда бәя төп роль уйный, шулай ук товарның сыйфаты, аны китереп бирү мөмкинлекләре дә исәпкә алына. Мондый юл белән, әйтик, район мәктәпләре, балалар бакчалары өчен азык-төлек, җиһазлар сатып алына. Башлыча үзебезнең район эшмәкәрләре белән килешүләр төзелә, чөнки безнең өчен үз җитештерүчеләребезне яклау, хезмәт урыннарын саклау, салымнарның җирле бюджетка керүе дә бик мөһим. Бу шулай ук сатып алучыларга товарның сыйфатын контрольгә алу өчен өстәмә мөмкинлекләр дә бирә, килешүләрнең кыска сроклы булуы да кулай. Товар канәгатьләндермәсә, килешүне өзәргә дә була. Мондый вакытта товарның сыйфатына булган дәгъва акт төзеп рәсмиләштерелергә тиеш.
Мондый төр сатып алуларны учреждение җитәкчеләре үзләре башкарса да, район комиссиясе аларны да контрольдә тота. Без, райондагы сәүдә нокталарындагы товар бәяләрен өйрәнеп, һәр төр өчен уртачасын чыгарабыз. Шуңа нигезләнеп сатып алу бәяләренең югары чиген билгелибез. Алар кибетләрдәге уртача бәядән дә 5–8 процентка түбәнрәк итеп куела.
— Бәяләр төрлелеге кайдан килеп чыга соң? Барлык оешмаларга да сатып алу бәясен бер итеп булмыймы?
— Мөмкин булган очракларда шулай эшләргә тырышабыз. Мәсәлән, ипине (800 грамм) барлык оешмалар да Арча икмәк заводыннан 14,7 сумга, сөтне (1 литр) Наласадагы “Натурпродукт” ширкәтеннән 25 сумга ала. Бу очракта товарны сатучы үзе китереп бирә. Ата-аналар теләкләрен һәм итнең сыйфатына таләпләрнең югары булуын исәпкә алып, балаларны тукландыру өчен хәләл итне килограммын 210 сумнан “Раян” ширкәтеннән, бәрәңгене — “Северный”, “Сафия”, “Сигнал” ширкәтләреннән килограммын 8,5 сумнан алабыз.
Ләкин барлык төр продукциягә дә бәя бер була алмый, чөнки транспорт чыгымнары өстәлгәч, аерма сизелерлек үзгәрә. Әйтик, бәя түбән дип Байкалдан Арчага килеп берничә килограмм алма алу үзен акламый. Шуңа күрә еракта урнашкан авыллардагы учреждениеләр урыннардагы сатучылардан алырга мәҗбүр.
— Зуррак күләмдәге килешүләр ничек төзелә?
— 100 мең сумнан кыйммәтрәк товар алганда яки хезмәт күрсәтү, төзелеш һәм төзекләндерү эшләре башкару өчен килешү төзегәндә район комиссиясе тарафыннан электрон аукцион үткәрелә. Интернетта zakupki.ru рәсми федераль сайтында дәүләт яки муниципаль заказның шартлары: товар төре, күләме, башлангыч бәясе, сыйфаты һәм башка таләпләр игълан ителә. Монда товарын сатарга яки эшкә алынырга теләгән һәркем катнаша ала һәм арзанрак бәя тәкъдим итүчене компьютер программасы үзе җиңүче дип билгели. Комиссия тарафыннан документлары тикшерелгәннән соң, аукционда җиңүче белән килешү төзелә. Электрон сатып алу оештырганда бюджетка шактый экономия ясала. Ул шулай ук коррупциягә каршы көрәш чарасы булып та тора. Шул ук вакытта кайбер кыенлыклар да бар. Аукционда илнең ерак өлкәләреннән дә катнашып отучылар булырга мөмкин, шуңа бәйле рәвештә арзан бәягә начар сыйфатлы товар яки хезмәт тәкъдим итүчеләр дә очрый. Кызганыч, мондый аукционнарда үзебезнең эшмәкәрләрнең активлыгы түбән булу да бездә борчу тудыра.
— Халык арасында муниципаль заказлар зур табыш чыганагы, аны таныш-белешләргә генә бирәләр, дигән фикер дә бар. Бу хакта нәрсә әйтә аласыз?
— Дәүләт яки муниципаль заказ үтәү ул, беренче чиратта, зур җаваплылык. Югарыда әйтелгәнчә, анда һәркем катнаша ала. Моның өчен тигез шартлар тудырылган. 2013 елның беренче кварталына килешүләр төзегәнче район эшмәкәрләре һәм бюджет оешмалары җитәкчеләре белән очрашу үткәрдек. Анда һәркем үзенең тәкъдимнәрен җиткерә алды, ике арада эшлекле сөйләшү, үзара аңлашу булды. Муниципаль заказ зур табыш китерми. Күргәнебезчә, бәяләр, сроклары буенча да чикләүләр шактый. Акчасы да кимендә бер ай тоткарланып, ә кайвакыт аннан да соңрак түләнә. Шуңа күрә бу өлкәдә товар яки хезмәт тәкъдим итүчеләр дә күп түгел. Моннан тыш, безнең комиссия эшчәнлеген югарыдагы тикшерү оешмалары даими контрольдә тота. Хокук саклау органнары, монополиягә каршы федераль хезмәт, казначылык, Роспотребнадзор, хисап палатасы һәм башкалар тарафыннан тикшерүләр бик еш булып тора. Шунысын да әйтергә кирәк, соңгы 3 елда бу өлкәдә бер генә җитди хокук бозу очрагы да теркәлмәде.
— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.
Исрафил НАСЫЙБУЛЛИН
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International