Зурдан кубып төзекләндерәләр

2013 елның 6 марты, чәршәмбе
Зурдан кубып төзекләндерәләр
Быел Арчада күп фатирлы 8 йорт ныклап төзекләндереләчәк. Алар: 3нче Күпер тыкрыгы урамыннан 6 йорт, Банк урамыннан 18, 20, 22, 37 йортлар, Күпер урамыннан 13, 7 йортлар, Җиңүнең 40 еллыгы урамыннан 7 йорт. Якын көннәрдә җыелышлар башланачак. Төзекләндерү чыгымнарын түләү мәсьәләсе каралачак.
Төзекләндерү чыгымнарын Россиянең торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды, республика, район бюджетлары һәм йорт хуҗалары күтәрәчәк.
— “Торак–коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды турындагы” 185нче Федераль законга үзгәрешләр керде,— дип аңлата торак–коммуналь хуҗалыгы, энергетика һәм элемтә секторы мөдире Илфат Рәхимов.—270нче номерлы Федераль закон нигезендә 2013 елның 1 гыйнварыннан күп фатирлы йортларны ныклап төзекләндерүгә сарыф ителгән барлык чыгымнарның 15 проценты фатирларда яшәүчеләр өлешенә туры килә, 85 процентын хөкүмәт күтәрә. Ни өчен йорт хуҗалары да катнаша бу программада? Үзләре яшәгән йорт өчен җаваплылык тойсыннар өчен!
Сер түгел, программа эшли башлаганчы (2008 ел), күп фатирлы йортларны төзекләндерү болай зурдан кубып башкарылмады. Әле кайчан гына түбәдән су үтә, подъезд ишеге ябылмый, тәрәзә рамнары череп бетте, стеналар ярылды, электр чыбыклары тузды, дип язылган шикаять хатларын тикшерә идек. “Гомер бакый ремонт күргән булмады,”— дигән сүзләрне дә күп ишеттек. Ныклап төзекләндерелгән йортларда бу проблемаларны хәл итә баралар. Хөкүмәтебез йортларны ныклап төзекләндерүгә йөз белән борылган икән, һичшиксез, моннан файдаланып калырга кирәк. Күз алдыбызда түбәләр, стена, подъезд, ишек, тәрәзәләр, электр, су, канализация юллары яңартыла. Төзекләндерелгән йортларның “домофонлы” тимер ишекләрен ачып керү үзе генә дә ни тора! Булганны саклап тотарга инде.
Фатир хуҗаларында: “Без еллар буе ай саен ныклап төзекләндерү өчен түләп барабыз. Ул акчалар кайда?”—дигән сорау туасы билгеле. Бу сорауга “Идарәче компания” ширкәте җитәкчесе Фәрит Зәйнуллин болай дип җавап бирә:
— 2010 елның 1 гыйнварыннан күп фатирлы йортларда яшәүчеләр торакның һәр квадрат метрына 5 сум күлә-мендә ныклап төзекләндерү өчен түләп баралар. Бу акчалар Татарстан Республикасының Баш инвестицион төзелеш идарәсенең махсус исәбендә җыелып барыла. Район акчасын бары тик район гына максатчан куллана ала. Ул беркая да китми. Бүген әлеге махсус исәптә 5,5 млн. сум акча бар. Ул акча йортларны төзекләндерүдә файдаланыла. Шунысы әһәмиятле, чыгымнарның 15 процентын түләүче йорт хуҗалары быел “5 сум”ны (торакның һәр квадрат метрына тапкырлыйсың) түләмәячәкләр.
Мисал өчен, 42 квадрат метрлы бер бүлмәле фатирга ай саен 210 сум түләү туры килә, бер елга—3150 сум. Моны түләүдән азат ителү, күргәнегезчә, файдага гына.
Быел ныклап төзекләндерү чыгымнарын күтәрү өчен, якынча исәпләүләр буенча, торакның һәр квадрат метрына бер айга иң күбе 97 сум 19 тиен түләргә кирәк, ә иң азы—29 сум 49 тиен. Төрле йортта төрлечә ул. Квитанциядәге сумма аз керемлеләрне хафага салырга мөмкин. Нинди генә кыен хәлдә калсаң да, чыгу юлы бар—ул тормыш законы, бу очракта да гаиләнең барлык кереме яки аның күп өлеше, тормыш итәргә мөмкинлек калдырмыйча, ныклап төзекләндерүгә китәргә тиеш түгел. Бердән, алар теге “5 сум”нан азат ителсәләр, икенчедән, субсидия ярдәмгә киләчәк.
— Торак–коммуналь хезмәтләргә түләүләр гаилә кеременең 21 процентыннан артса, нормативлардан чыгып, субсидия исәпләнә,— дип аңлата район социаль яклау идарәсендәге матди түләүләр үзәге мөдире Лилия Җәләлиева. — Тиешле белешмә, документларны безгә китерергә кирәк.
“Быел ныклап төзекләндереләсе күп фатирлы йортларда яшәүчеләр, квитанциядәге саннардан куркып, чыгымны түләүдән баш тартсалар?”—дип сорыйм “Идарәче компания” ширкәте җитәкчесе Фәрит Зәйнуллиннан.
— Барлык социаль программалардан төшеп калабыз,— дип җавап бирде ул.
Гади хезмәт кешесе өчен дәүләт программаларының эшләве бик әйбәт. Алардан файдаланып калырга кирәк. Быел ТРның Министрлар Кабинетында үткәрелгән видеоконференцияләр-нең берсендә Президент Рөстәм Миңнеханов: “Акча тиешенчә җыела икән, программа да эшләячәк,— диде.—Без акчаны да җыелган суммадан чыгып бирәбез”. Ныклап төзекләндерү өчен махсус исәпкә җыелып барылган “5 сум” турында сүз бара монда. Бу яктан арчалылар моңарчы сынатмады.
Безнең халыкта акча аз булса да җитә, күп булса да бетә, дигән гыйбарә яши. Менә шул азны быел ныклап төзекләндерәсе күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә ничек тә җиткерәсе иде. Үгетләмим, бары тик программаның әһәмиятен генә тагын бер кат аңлатам.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International