Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Мәҗбүри медицина иминиятләвендә үзгәрешләр
2013 елның 13 марты, чәршәмбе
Мәҗбүри медицина иминиятләвендә үзгәрешләр
Ашыгыч медицина ярдәме хезмәте мәҗбүри медицина иминияте системасына кертелү уңаеннан Татарстан Республикасының Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды түбәндәгеләрне хәбәр итә: ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүдән, элеккечә, һәркем файдалана алачак.
«Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминияте турында» Федераль закон нигезендә 2013 елның 1 гыйнварыннан ашыгыч медицина ярдәме хезмәте мәҗбүри медицина иминияте системасына кертелде. Бу үзгәрешне гражданнар төрлечә кабул итте. Кайберәүләр, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү сыйфатына ул ничек тәэсир итәр, аны начар якка үзгәртмәсме, дип борчуга төште.
Чынлыкта исә бу уңайдан нинди үзгәрешләр көтелә соң?
Ашыгыч медицина ярдәме хезмәтен мәҗбүри медицина иминияте системасына кертү Татарстан Республикасы өчен яңалык түгел. Ул 2007 елдан ук Татарстан Республикасының Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды аша финансланып килде.
Соңгы үзгәреш ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтләрен финанслау тәртибенә кагыла. Иминиятләштерелгән гражданнарга ашыгыч медицина ярдәме күрсәткән өчен түләүне әлеге гражданнарга мәҗбүри медицина иминияте полисын биргән иминият компаниясе гамәлгә ашырачак. Моның өчен медицина хезмәткәр-ләре чакыру буенча ашыгыч медицина ярдәме күрсәткәндә гражданның мәҗбүри медицина иминияте полисы яки аның шәхесен раслый торган документ номерын һәм сериясен язып алырга тиеш (пациент үз документларын яки алар турындагы мәгълүматларны күрсәтә алган очракларда). Күрсәтелгән медицина ярдәменә түләү өчен кирәкле бу мәгълүматлар тиешле иминият компаниясенә бирелә. Шуңа күрә ашыгыч медицина ярдәме күрсәткән өчен түләү мәсьәләсен хәл итү буенча документлар тутырганда гражданнардан медицина хезмәткәрләренә булышлык күрсәтү сорала.
Россия Федерациясенең башка субъекты территория-сендә иминиятләштерелгән гражданнарга, шулай ук иминиятләштерелмәгән гражданнарга, шул исәптән чит ил гражданнарына, гражданлыгы булмаган затларга һәм билгеле бер яшәү урыны булмаган затларга ашыгыч медицина ярдәме күрсәткән өчен мәҗбүри медицина иминиятенең территориаль фонды түли.
Кем дә булса ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүдән баш тарткан яисә ярдәм күрсәтүгә чакыруларны кабул итмәгән очракларда иминиятләштерелгән зат, ярдәм сорап, иминият компаниясенә мөрәҗәгать итә ала. Мәҗбүри медицина иминияте полисы булмаган гражданнар бу мәсьәлә буенча мәҗбүри медицина иминиятенең территориаль фондында консультация алырга мөмкин.
Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтләре, элеккечә, аңа мохтаҗ булган барлык гражданнарга аларның фактта яшәү, теркәлү урыннарына, паспортлары һәм мәҗбүри медицина иминияте полислары булу-булмауга бәйсез рәвештә күрсә-теләчәк. Полислары булмау аркасында гражданнарга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүдән баш тарту югарыда искә алынган Федераль законны бозу дип бәяләнә.
Шуны да истә тотарга кирәк: кичектергесез, шул исәптән ашыгыч медицина ярдәме пациентларга, аларның мәҗбүри медицина иминияте полислары булу-булмауга бәйсез рәвештә, түләүсез күрсәтелергә тиеш.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
19
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
20 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз