Бозаулар да паспорт ала

2020 елның 20 ноябре, җомга

Кемнәргәдер бу яңалык сәер булып та тоеладыр. 2020 ел башыннан республикада терлекләрне Бердәм идентификацияләүгә керештеләр

Әлеге система беренчеләрдән булып Арча һәм Балтач районнарында  кертелә башлады. Аннан соң бу эшкә башка районнар да кушылды.

17 ноябрьдә районы-бызның “Северный” хуҗалыгы базасында узган зона семинарында әлеге яңалыкны тормышка ашыру буенча башкарылган эшләргә анализ ясалды, бурычлар ачыкланды. Шулай ук яңа технологияләр кертеп терлекчелек продукциясе җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәрү юллары турында сөйләштеләр.

Семинарда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, 8 районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре, яңалыкны кертү буенча база хуҗалыклары җитәкчеләре, белгечләр катнашты.

Безнең районда терлекчелектә цифрлы технологияләрне беренче булып “Яңарыш” хуҗалыгы кертә башлаган иде. Ә пилот хуҗалыгы итеп “Северный” ширкәте билгеләнде. Бу эшкә 7 хуҗалык кереште.

– Һәр районда цифрлы технологияләр кертү буенча пилот хуҗалыклар билгеләнде, – диде министр урынбасары Ленар Гарипов. – Алар тәҗрибәсе буенча әлеге  технологияләр башка хуҗалыкларда да кертеләчәк.

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, бу эшкә тотынуның сәбәбе – терлекләрдә йогышлы авыруларның таралуын булдырмау, була калса кайдан килеп чыгуын ачыклау. Киләчәктә субсидия бирү дә индентификацияләүгә бәйле булачак.

Бу эшнең ничек башкарылуын Шекә  фермасында эшләп күрсәттеләр. Бозау тугач та бер колагына бердәм мәгълүмати сис-темага теркәлгән уникаль сан һәм икенче колагына QR-код белән тамгалар урнаштырыла. Шуннан соң районның ветеринария хезмәте  терлекләргә ветеринария паспорты булдыра. Анда бу терлек турындагы барлык мәгълүматлар тупланып барачак.

“Северный” ширкә-тендә терлекчелектә башка төр  программалар да уңышлы эшли. Шуларны кертү нәтиҗәсендә сөт җитештерү узган елга караганда 35 процентка арткан.

Икенче көнне шушында ук Арча районы хуҗалыклары белгечләре белән семинар үткәрелде. Хәзер яңа технологияләрне карау өчен ерак барасы юк, аларны өйрәнеп  кулланышка кертергә генә кирәк.

Киләсе ел башыннан әлеге системага атлар да кертеләчәк. Башка төр хайваннарны (кәҗә, сарык, этләр, мәчеләр, балык-лар, умарта кортлары) бердәм системага кертү 2022 елдан 2024 елга кадәр барачак.

 

Ильяс Фәттахов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International