Халыкка иң якын хакимият

2013 елның 19 апреле, җомга
Халыкка иң якын хакимият
2012 елның 10 июнендә Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин 21 апрельне Җирле үзидарә көне итеп игълан итү турындагы Указга кул куйган иде. 2011 елдагы үзгәрешләрдән соң хәзер Арча муниципаль районына 16 авыл һәм 1 шәһәр җирлеге керә, җирле үзидарә органнарында барысы 140 кеше эшли.
Бәйрәм уңаеннан безнең редакциядә җирле үзидарә органнары вәкилләре белән “Түгәрәк өстәл” үткәрелде. Алар безнең сорауларга җавап бирде, борчыган проблемалары белән уртаклашты.
— Муниципаль берәмлекләр үсешенә кагылышлы иң әһәмиятле мәсьәләләр нинди?
Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат САДЫЙКОВ:
— Минем карашка, җирле үзидарәләр тормышында иң мөһим мәсьәләләрнең берсе — аның хокукый нигезен булдыру. 131нче Федераль закон кабул ителгәннән соң аңа шактый күләмдә үзгәрешләр һәм өстәмәләр керде. Уставлар һәм башка хокукый актлар Федераль законнар белән тәңгәлләштерелергә тиеш, шуңа күрә аларга бик еш төзәтмәләр кертергә һәм юстиция органнарында яңадан рәсмиләштерергә туры килә. Бу безнең эшебездә өстәмә мәшәкатьләр тудыра.
Мин шулай ук иң әһәмиятле проблеманы — финанс кытлыгы мәсьәләсен әйтеп үтәсем килә. Безгә вәкаләтләр бирелде бирелүен, ләкин алар тиешле финанс мөмкинлекләре белән ныгытылмады. Авыл җирлеге җитәкчелеге халыкны чиста су, сыйфатлы юллар белән дә тәэмин итәргә, көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгаруны да оештырырга, урамнарны яктырту, тирә–якны тәртипкә китерү һәм яшелләндерү белән дә шөгыльләнергә тиеш. Ә бу вазифаларны тиешле дәрәҗәдә башкару өчен бюджет акчалары җитәрлек түгел яки бөтенләй каралмаган.
—Җирле үзидарәләр эшчәнлеге 22 контроль–күзәтү органнары тарафыннан тикшерелә, алар барысы 40тан артык төрле контроль һәм күзәтү функцияләре башкара. Сезнең авыл җирлеге мисалында бу мәсьәлә ничек тора?
Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Тәбрис АРСЛАНОВ:
— Практика күрсәткәнчә, контроль–күзәтү функцияләрен башкаруда Роспотребнадзор, дәүләт янгын күзәтчелеге, прокуратура, җирдән файдалануны күзәтү органнары аеруча актив эшли.
Контроль–күзәтү органнарының кирәгеннән артык игътибары безнең өчен зур проблемага әверелде. Мәсәлән, агымдагы елның I кварталында, авыл җирлеге башлыгы буларак миңа дәүләт янгын күзәтчелеге тарафыннан 21000 сумлык штраф салынды.
Шуңа бәйле рәвештә мин берничә уртак проблеманы атап үтәр идем: беренчедән, таләпләрне үтәү өчен бик кыска вакыт билгеләнә; икенчедән, кайбер муниципаль вәкаләтләр анык булмаган рәвештә күрсәтелгән, ә бу контроль–күзәтү органнарының муниципалитетлардан, аларга бөтенләй кагылмаган эшләр башкаруын таләп итүгә китерә; өченчедән, еш кына күзәтү органнарының таләпләре муниципаль бюджетның финанс мөмкинлекләренә тәңгәл килми. Шунлыктан, бүген мин һәм коллегаларым күзәтү органнарының җирле үзидарә органнары белән бәйләнешен законлы рәвештә җайга салу кирәк дип саныйм.
— Җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә вак–төяккә урын юк. Көндәлек эшләреннән тыш җирле үзидарә органнары җитәкчеләре һәм вазифаи затлар район һәм республика дәрәҗәсендәге конкурсларда катнашырга да вакыт табалар. Бу турыда без быел узган конкурсларда катнашучыларның сөйләвен сорадык.
Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәргать СИРАҖЕТДИНОВ:
— Бүгенге көндә эшләп килүче авыл хуҗалыгы предприятиеләрен саклап калу, аягында нык басып торучы фермерларның һәм гаилә фермаларының санын арттыру, шәхси хуҗалыкларны ныгыту, алар ярдәмендә авыл кешесен эш белән тәэмин итү мәсьәләләре — һәр авыл өчен мөһим. Әлеге юнәлеш Арча муниципаль районы җитәкчелеге тарафыннан да хуплана. Авыл җирлеге башлыклары алдына гаилә фермалары төзү бурычы куелган иде. Безнең Иске Кырлай авыл җирлегендә 5 гаилә фермасы эшләп килә. Хәлим Гарипов, Равил Гайнетдинов, Рөстәм Мәрданов, Айдар Сабиров, Радик Хәбибуллинның гаиләләре эш сөючәнлекләре белән авылдашлары арасында ихтирам казанды. Һәр гаилә фермасы җитештерүчәнлекне арттыра торган заманча югары технологияле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Мондый төр гаилә бизнесын үстерүдә район башлыгы Алмас Назиров зур практик ярдәм күрсәтә. Әлеге бизнесның киләчәге бар, ди фермерлар. Гражданнарның матди хәлен яхшырту, районның тотрыклы икътисади үсешен тәэмин итү эшмәкәрлекнең актив үсешеннән, урта сыйныфтан башка гына мөмкин түгел. Безнең авыл җирлегендә кече эшмәкәрлекне үстерүгә зур игътибар бирелә.
Хезмәтне яратучы, лаеклы яшәргә омтылучы кешене бер эш тә куркытмый. Матурлык тудыручы калайчыларның, слесарь-авторемонтчылар, брусчатка эшләүчеләр, пилорама, балта осталары эше белән горурланмыйча һәм аларга сокланмыйча мөмкин түгел. Әлбәттә, эшең уңышлы барсын өчен тиешле техника да кирәк. Алар бездә җитәрлек: 331 җиңел автомобиль, 56 йөк машинасы, 40 трактор. Узган ел безнең авыл җирлегендә 17191 центнер сөт җыеп тапшырылды. Үзең җитештергән сөт тәмлерәк тә һәм аннан кергән акча да күбрәк. Бу юнәлештәге эш тәҗрибәсе безгә “Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм” номинациясендә “2012 ел нәтиҗәләре буенча муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” дигән республика бәйгесендә катнашу мөмкинлеген бирде.
Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия ВАФИНА:
— Быел без Мәскәүгә “Иң яхшы муниципаль берәмлек башлыгы” номинациясендә ел саен үткәрелә торган муниципаль берәмлекләрнең VI бәйгесендә катнашу өчен документлар җибәрдек. Безнең Урта Курса авыл җирлегендә 6 авыл, 16 социаль объект бар. Җирле үзидарә тарафыннан төзелеш, социаль объектларның матди-техник базасын ныгыту мәсьәләсенә зур игътибар бирелә.
2012 ел авыл җирлеге өчен үсеш һәм уңай үзгәрешләр елы булды. Кесмәс елгасы аша 2 күпер салынды. Аның берсе ( 30 млн. сум) Урта Курса һәм Югары Курса авылларын тоташтырып тора, икенчесе—(25 млн. сум) Урта Курса белән Түбән Курсаны. 400 башка исәпләнгән заманча терлек фермасы төзелеше тәмамланды. Анда савымчылар һәм терлекчеләр өчен яхшы шартлар тудырылган. “Чиста су” программасы кысаларында Югары Курса халкын эчә торган су белән тәэмин итү буенча 2,7 млн. сумлык су челтәре файдалануга тапшырылды. Барлык авылларның зират коймалары яңартылды. 8 чишмә төзекләндерелде. 2,5 гектар мәйданда агачлар утыртылды.
2013 елда 3 авылны тоташтыручы юлда (Югары Курса—Урта Курса — Түбән Курса) төзелеш эшләренә әзерлек башланды. Урта Курсада мәчет төзелешен тәмамлау планлаштырыла.
2011–2012 еллар Корайван авыл исемен дөресләп үзгәртү буенча уңышлы булды, дип саныйм. Авыл халкының авыл атамасын үзгәртүне соравын җирле үзидарә, муниципаль район хакимияте, Татарстанның Дәүләт Советы һәм Министрлар Кабинеты хуплады.
Торак пункт исемен үзгәртү процедурасы механизмын күз алдына китерүдән үк баш әйләнә башлый. Әмма район хакимияте, авыл халкының бу өлкәдә үҗәтлегенә, тырышлыгына сокланырлык. 2013 елның мартында ук күңелле яңалык килде: Корайван исеме рәсми расланган. Бу авыл халкының, авыл җирлеге органының зур җиңүе.
Халыкның тормыш дәрәҗәсе елдан–ел үсә, гражданнарның торак шартлары яхшыра, урамнар төзекләндерелә. Яхшы, иркен, карап тәртиптә тоткан йортлар тезелеп киткән. Бай табигать, татар милли мәдәнияте, халкыбызның хезмәт сөючәнлеге барыбызны да яңа эшләргә рухландыра.
Яңа Кенәр авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Илдар ӘХМӘТҖАНОВ бик тыйнак кеше. Уңышлары турында да тыйнак кына сөйли. Сүзгә Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Фәхретдинов кушыла:
— Илдар Әхмәтҗанов — минем уң һәм сул кулым. Игътибар итегез, ул бу урында 1990 елдан эшли. Секретарь хатын–кызлар арасында бердәнбер ир–егет. Шушы чорда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ЗАГСы идарәсенең Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, “Гражданлык хәле актларын тантаналы теркәүне иң яхшы алып баручы” дигән республика бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчесе дипломына лаек булды. Шушы көннәрдә генә “2012 ел нәтиҗәләре буенча муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” республика бәйгесеннән кайтты. Анда аңа (120 кеше арасында) “Җирле үзидарә органнары эшчәнлеген хокукый оештыру һәм кадрлар белән тәэмин итү” номинациясендә муниципаль берәмлекләр Советы дипломы һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды. Бүген башкарма комитет секретаре бурычлары күпкырлы: җирле үзидарә органнары документлары белән эш, гражданнар мөрәҗәгатьләрен кабул итү һәм карауны исәпкә алу, җирлекнең салым базасын исәптә тоту, ЗАГС, нотариус мәсьәләләре буенча аерым дәүләт вәкаләтләрен тормышка ашыру. Моннан тыш әле тиз алышынып торучы дөнья сәясәтендә ориентлаша белергә, халык арасында аңлату эшләре алып барырга кирәк. Инициатива күрсәтүчәнлеге, бу өлкәдә белемле булуы, зур җаваплылык тоюы, һөнәри осталыгы, оештыру сәләте — Илдар Әхмәтҗановның уңышлы хезмәте сыйфатлары.
Редакция коллективы да сезне Җирле үзидарә көне белән ихлас күңелдән котлый!
Редакция хезмәткәрләренә көндәлек эшләрендә муниципаль берәмлекләр белән тыгыз элемтәдә торырга туры килә. Сез дә, без дә район халкының тормыш сулышын якыннан тоеп, кешеләр мәнфәгатьләрен кайгыртып яшибез, килеп туган сорауларга бергәләп җавап табарга тырышабыз.
Сезгә бик күп мәшәкатьләрдән торган катлаулы, гаять җаваплы хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек, бәхет телибез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International