2021 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында гражданнарны урынга барып кабул итү үткәрде. Гражданнарның сорауларына Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Л.П. Борисова җавап бирде.
Гражданнарны кабул итү барышында дүрт мөрәҗәгать керде: каты коммуналь калдыкларны чыгару, каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен тарифны нигезләү, региональ операторлар тарафыннан хезмәт күрсәтүнең сыйфаты, шул исәптән чүпне вакытында чыгару, контейнерлар урнаштыру мәсьәләләре кызыксындырды. Шулай ук җәмәгать транспорты тарифларын билгеләү тәртибен аңлату турында да сораулар бирелде.
Гражданнарны кабул итүдә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Р.Р. Мөхәрәмов катнашты.