Балалар рәхәтләнеп күңел ачты

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

Арча Сабантуенда балалар өчен төрле күңел ачу чаралары әзерләнгән иде.

Сабантуйның күрке булып көрәш саналып, аны батырлар көтеп алса да, милли бәйрәмебез җитүенә балалар кебек куанучы бармы икән?! Бу көнне алар өчен нинди генә уеннар оештырылмый да, нинди генә күңел ачу чаралары үткәрелми.

Арча Сабантуенда да балалар өчен төрле мәйданчыклар эшләп торды. Арчабызның балалар бакчалары коллективлары иртәдән үк нәни кунакларның күңелен күрергә дип мәйданга ашыккан. Бәйрәм ачылышында ук аларны, матур уеннар әзерләп, Арчаның 2нче балалар бакчасы тәрбиячеләре каршы алды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар бик теләп капчык киеп йөгерде, чүлмәк ватты, батыр егетләр хәтта капчык белән дә “сугышты”. Тәрбияче апалары балаларның күңелен ничек күрергә икәнен белә шул. Икенче балалар бакчасы коллективыннан соң эстафетаны Арчаның 9нчы, 5нче балалар бакчалары һәм 3нче башлангыч мәктәп – балалар бакчасы коллективлары кабул итеп алды. Алар шулай ук Сабантуйга килгән сабыйларны каршы алып, алар өчен төрледән-төрле уеннар оештырып тордылар. Арчаның 9нчы балалар бакчасыннан Ильвина Мәхмүтова нәни дусларын һәм кунакларны “Картуф” татар халык җыры белән сәламләде. Иң җитезләр өчен бүләкләр дә әзерләнгән иде. Сабантуйның нәни кунаклары бу мәйданчыкта “репетиция” ясап, төп мәйданга ашыкты. Анда да аларны Сабантуйның милли уеннары көтә иде. Монда да алар чүлмәк тә ваттылар, капчык киеп тә, кашыкка йомырка куеп та йөгерделәр, күзләрне бәйләп бүләк тә кистеләр. Кечкенәләр димәссең дә, олылардан бер дә калышмыйлар үзләре!

Сабантуй мәйданына керү юлында кече сәхнәдә бәйрәм кунак-

ларын балалар үзләренең моңлы җыр-биюләре белән каршы алып торды. Бу Арча сәнгать мәктәбе укучылары. Милли киемнәрдән сәхнәне гөрләтеп бииләр дә, җырлыйлар да. Профессиональ артистлар бер якта торсын. Афәрин, яшь моң ияләребез!

Ә мәйданнан читтә балалар өчен төрле аттракционнар, батутлар, тир эшләп торды, сатучылар да балалар яраткан тәм-том, уенчыкларны гына алып килгән. Монда инде балаларның барысы да – кечерәкләр дә, олыраклар да үзләренә ошаган күңел ачу чарасын таба ала иде.

 

Резеда Хәкимҗанова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International