Рәхәтләнеп карадык

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

Русларда “Не было бы счастья, да несчастье помогло” дигән мәкаль бар. Милли көрәшне яратучылар быел канәгать иде. Чөнки давыллы, көчле яңгырдан соң төп мәйданда колакларны яңгырата торган музыка юк иде инде.

Җанатарлар көрәш барган мәйданчыкны әйләндереп алды. Бар да күренә, ишетелә, комачаулаучы юк. Көрәшчеләр исем, фамилияләре, кайдан икәнлеге язылган футболкалар кисә, тагын да әйбәт буласы. Егерме беренче гасырда  спортчыга кул белән күрсәтеп таныштырып тору бик күңелле хәл түгел инде.

Ә болай көрәш кызыклы гына барды. Район көрәшчеләре арасында Россия, республика чемпионнары бар. Яшьләр командасы республикада җиңүче булды.

Районның  абсолют батыры исемен Наласа авылыннан Фаяз Зарипов яулады. Фаяз – танылган көрәшче. Аның үзенә генә хас алымы бар, ул көндәшен әйләндереп, әйләндереп йөртә дә, тегенең башы әйләнеп киткәндә сыртына салып та куя. Тамашачы әнә шундый актив, матур көрәшне ярата. 85 килограммлы көрәшченең центнер ярымлы көндәшен күтәреп салуы ни тора!

Бернигә дә карамый, көрәшә һәм җиңә Фаяз! Сабантуй алдыннан гына Алинә белән туйлары булды, яңа гаиләгә бәхетле тормыш, яңа җиңүләр телибез!

 

Район Сабантуе батырлары

Балалар арасында

1. Аяз Фәйзрахманов

2. Дилүс Хөсәенов

3. Айзат Фазылҗанов

Ветераннар арасында

1. Рифат Борһанов

2. Рөстәм Ягъфәров

3. Илфат Сибгатуллин

65 кг.га кадәр

1. Рамил Хәсәнов

2. Салават Әхмәтгалиев

3. Рәниф Нурисламов

75 кг.га кадәр

1. Рамил Хәкимҗанов

2. Фәнгиз Мәннанов

3. Илшат Фазылҗанов

85 кг.га кадәр

1. Фаяз Зарипов

2. Дамир Әһлиуллин

3. Нәсим Габидуллин

95 кг.га кадәр

1. Рөстәм Сибагатуллин

2. Илшат Идиятов

3. Әнис Гарипов

95 кг.нан югары

1. Руслан Абдуллин

2. Альберт Ситдыйков

3. Илнур Зәйнуллин

Абсолют батыр

Фаяз Зарипов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International