Иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Сабантуй!

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

Узган җомга, шимбә көннәрендә авылларда Сабантуйлар булып үтте. Һәркайда сабан батырларын,  хезмәт кешеләрен хөрмәтләделәр.

Милли бәйрәмебез язгы кыр эшләре төгәлләнгәч, алдагы уңышка нигез салынгач уза. Икмәк булса, җыр да була, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит. Шуңа күрә мәйдан түренә иң беренчеләр булып сабан батырлары чакырыла.

“Сабан туе авыл халкы өчен аеруча якын, чөнки  ул киләчәк уңышка нигез салганнан соң үткәрелә. Ә Арчабыз өчен ул икеләтә кадерле: без – авыл хуҗалыгы районы, төп вазыйфабыз – җирдә эшләү, икмәк үстерү”, – диде район башлыгы Илшат Нуриев район Сабантуен ачу тантанасында ясаган чыгышында.

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова республика Президенты Рөстәм Миңнехановның Сабантуй котлавын укыды.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов бәйрәм белән тәбрикләгәннән соң районның һәр мәктәбенә кечкенә балалар өчен “Сабантуй” дигән уен бүләк итте.

Бүләк алучылар күп булды әле. Һәр хуҗалыкның сабан батырларын, алдынгы терлекчеләрне мәйдан уртасына чакырып хөрмәтләделәр. “Абсолют чәчү батыры – 2021” исемен һәм беренче урынны “Северный” ширкәтеннән Линар Миннебаев, икенче урынны “Кырлай” ширкәтеннән Раил Гомәров, өченче урынны Ташкичү ширкәтеннән Айрат Шаһидуллин алды.

 

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International