2021 елның 23 июненнән 27 июленә кадәр «Алтын каләм – Золотое перо» XXVI республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале узачак

2021 елның 29 июне, сишәмбе

 «Алтын каләм – Золотое перо» республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале – Татарстан Республикасы яшьләре өчен 25 еллык тарихы булган, журналистика һәм яңа медиа белән мавыгучылар өчен гадәти проект.

Фестиваль яшь журналистларны, иҗади һәм сәләтле яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр журналистикасы үсешенә, социаль әһәмиятле яшьләр проектларына һәм инициативаларына, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә туган телләрне саклап калуга игътибар җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

Фестиваль оештырылу елларында анда катнашучылар илдә һәм республикада танылган журналистлар, PR һәм коммуникацияләр өлкәсендә белгечләр, шулай ук медиа-менеджерлар булып танылдылар. Фестивальне яшь журналистлар өчен аеруча мөһим социаль лифтларның берсе дип санарга мөмкин.

2021 елда фестивальдә 170 кеше – гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары һәм 10 яшьтән 18 яшькә кадәрге өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр, шулай ук урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең 20 яшькә кадәрге укучылары һәм аны тәмамлаучылар катнашачак.

Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында фестиваль 9 юнәлеш буенча узачак: басма журналистика (рус телендә), басма журналистика (татар телендә), телевидение, видеоблогинг, радио, фотожурналистика, басмаларның дизайн һәм версткасы, SMM һәм яңа юнәлеш – подкастинг.

Фестиваль программасы 5 көн дәвамында тәгълимати (осталык дәресләре һәм журналистика өлкәсендә профессионаллар белән очрашулар), шулай ук гамәли өлештән (командаларда көн саен ике дәүләт телендә газеталар, телевидение һәм радио программалары чыгару, шулай ук фоторепортажлар ясау юнәлешләре буенча профессиональ остазлар җитәкчелегендә эш) тора.

2021 елда фестивальнең төп темалары: «Туган телем-газиз телем. Татарстан халыкларының туган телләре», «2021ел-Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр елы», «Яшьләр күзлегеннән илкүләм проектлар», «Авыл көче. Авыл яшьләренең үсеш территориясе», «XXI гасыр яшьләре: яшүсмерләр белән яшүсмерләр турында», «Алга- киләчәккә: журналистика 50 елдан соң».

Жюри бәяләве нәтиҗәләре буенча фестиваль лауреатлары барлык юнәлешләр буенча билгеләнә (кыйммәтле бүләкләр һәм Татарстан Республикасының алдынгы басмаларында стажировка узу мөмкинлеге), шулай ук 2 гран-при алучы Казан (Идел буе) федераль университетының социаль-фәлсәфи фәннәр институтының журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә уку мөмкинлеге алачак.

2021 елның 23 июненнән 27 июленә кадәр «Алтын каләм – Золотое перо» XXVI республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале узачак (алга таба-Фестиваль). Фестивальне оештыручылар-Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге, Республика матбугат агентлыгы ярдәме белән «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы, «Казан (Идел буе) федераль университеты» ЮҺБ ФДБМУ, «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы яшьләр хөкүмәте. Анда катнашу өчен 10 яшьтән 20 яшькә кадәр журналистлар, фотографлар, SMM-белгечләр, дизайнерлар һәм блогерлар чакырыла.

Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 2021 елның 23 июненнән 15 июленә кадәр фестивальнең Нигезләмәдә күрсәтелгән юнәлешләре һәм темалары буенча кабул ителә (кушымта). Гариза PDF форматында түбәндәге сылтама буенча бирелә: https://forms кgle/rAQgKwzfRTq22jaQA.

 Гаризага портфолио беркетергә кирәк.

Фестивальнең финалы 2021 елның 23 июленнән 27 июленә кадәр көндезге форматта

«Идел» яшьләр үзәге»ндә узачак (Лаеш муниципаль районы, Матюшино авыл җирлеге, Матюшино авылы, Бакча ур., 7).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International