Яңгырады азан тавышы

2021 елның 16 июле, җомга

Безнең халыкны уттан алып суга салганнар, судан утка тыкканнар. Ниләр генә кичермәгән безнең ата-бабалар

Уйлап кына карыйк, узган елның утызынчы елларында күпме кешене елатып мәчет манараларын кискәннәр, ун ел чамасыннан шул күңелләре рәнҗетелгән кешеләр илне сакларга сугышка киткән. Күбесе иманлы, динле кешеләр булган. Исән кайтырга насыйп булганнары: “Безне догалар саклап калды”, дип әйтә торганнар иде.

Сиксәнләп йортлы Корайван авылының 60 ир-егете Бөек Ватан сугышы кырларында ятып кала. Озак еллар хәбәрсез югалганнарның да язмышлары ачыкланды, аларның берсе дә Ватанга хыянәт итмәгән, һәлак булган урыннары билгеле.

Авылда бар хезмәт өлкәннәр, хатын-кызлар, бала-чага җилкәсенә калган. Алар да Җиңү көнен якынайту өчен көчен кызганмаган. Бер генә мисал. 1942 елда илдә җир сөрүдә җитештерүчәнлекне арттыру буенча хәрәкәт башлана. Моның башында Краснодар крае механизаторы В.Нагорный тора. Арча районында әлеге хәрәкәткә “Кызыл Тау” колхозы (Корайван авылы) яшүсмерләре Бәдыйг Абдуллин белән Габделхәй Нуриев кушыла. Кушыла, дигәч тә, мондый башлангычларны, гадәттә, югарыдан оештыралар инде. Әмма егет-малайларның (аларга 15 яшь) бер көндә ат белән 4,3 гектар җир сөрүләре хак. Бер “ДТ” тракторы нормасы инде бу. Габделхәй абыйның әлеге вакыйга турында үзенең сөйләгәне бар. Атларны алыштырып торганнар, әмма егетләр чыдаган бит.

Кайвакыт сөйләшеп алабыз, сугыш булмаган булса, авыл бүген нинди хәлдә булыр иде, дип. Бердәм халык яшәгән Корайванда. Моңа бер дәлилем дә бар. “Сәяси репрессияләр корбаннары истәлеге китабы”нда бер генә Корайван кешесе дә юк. Күрше күршене, туган туганны саткан, ялган әләкләр белән төрмәләргә озаткан елларда да безнең авылда берәү дә мондый түбәнлеккә төшмәгән.

Авылда артык байлар да, хәерчеләр дә булмаган, бар да бер чама тормышта яшәгәннәр. План җиткергәннәрдер инде, 1931 елның 6 июлендә Хәбибулла Гыйбадуллин дигән кешене гаиләсе белән кулак дип Чиләбе өлкәсенә сөргәннәр. Авылның иң тырыш, хөрмәтле гаиләсе була бу. “Ат арбасына тезелеп утырып авылдан чыгып киттеләр. Бөтен авыл басу капкасына кадәр елап озата барды”, – дип сөйләгән иде әни.

Хәбибулла абый үзе 1861 елгы булган, 70 яшьлек картны сөргәннәр... Аның белән улы Әсхәдулла, килене Мөкәрәмә, дүрт һәм бер яшьлек оныклары Таһир белән Галия дә сөрелгән...

Авылның соңгы мулласының йортын тартып алып авылның иң ялкау һәм шуның аркасында иң ярлы булып саналган кешесенә биргәннәр. Мулла колхозга кереп башкалар белән бергә эшләп йөргән, озакламый үлеп тә киткән, кызы авылны ташлап Казанга китеп барган, авылда башка күренмәгән.

Иң борынгылардан саналган Корайван мәчете мин белгәндә башлангыч мәктәп иде инде. Аның манарасын ничек кискәннәрен өлкәннәр сөйләвенчә генә беләбез. Манараны кисәргә берәү дә алынмаган, кайдандыр китерелгән бәндәләр аударган аны. Авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина әле менә ничә еллар узгач та мәчет бинасын сүтәргә берәү дә риза булмады, ди. Читтән бригада китерткәннәр. Әлеге иске булса да, изге бинага кагылучыларга рәнҗүчеләр аз булмагандыр.

Бәхетсезлек булмаса, бәхет булмас иде, дигән мәкаль бар. 2019 елда Рәмзия Вафина: “Авылның ир-егетләре мәчет салыйк, дип килделәр. Булачак мәчет нигезенә казык кагу була, шул хөрмәткә корбан ашы уздырабыз”, – дип шалтыратты. Авылдашлар, кунаклар күп җыелган иде. Ул вакытта халыкның күп булуына шатланып кайттым. Әмма күңелдә:” Булдыра алырлармы икән? – дигән шик туган иде.

Ничек кенә булдырдылар әле! Узган ел яңа бинага ай куйдылар, быел 10 июльдә мәчетне ачу тантанасы да булды.

Ул авыл урамнарындагы машиналарны, урам тулы халыкны күрсәң! Моннан илле еллар электәге авылга кайткандай булдым. Машиналар турында түгел, кешеләр турында әйтүем, йорт саен 5-6-7-8 бала иде ул чакта.

Мәчетне ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы Президенты аппаратыннан дин эшләре буенча куратор Раил Гомәров, район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин, Төньяк районнар буенча казый Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев катнашты. Алар авыл халкын Аллаһ йорты ачылу белән котладылар, мәчеткә сукмак өзелмәсен, ишекләре һәрвакыт ачык булсын, дип теләделәр.

- Авылыбыз кечкенә, нибары 17 хуҗалыкта кешеләр яши, – диде Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина. – Шулай булса да, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, бик күп кешеләрнең ярдәме белән мәчетне төзеп бетерә алдык. Иганәчеләр исемлеге зур. Авылның фермеры Фәнис Әхмәтханов башлап йөрүче һәм иң зур өлешне кертүче булган. Башка авылларда, шәһәрләрдә яшәүчеләр дә ярдәм кулы сузган. “Миллион ярым сум сәдака акчасы гына җыелды”, – диде Рәмзия Вафина.

90 еллап тынып торганнан соң авыл өстендә беренче азан яңгырады, мәчеттә беренче намаз укылды. Һәркем моннан соң мәчетләргә кагылулар булмасын иде, дип теләде. 

 

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International