Халык ашыга, китә басуга

2021 елның 16 июле, җомга

Быел да яңа уңыш ашлыгын районда беренче булып “Казанка” хуҗалыгы китерде. Һәр  эштә беренче алар!

10 июльдә “Курса МТСы” ширкәтендә игеннәрне урып-җыюга багышланган семинар-киңәшмә булды.

Район башлыгы Илшат Нуриев хуҗалык җитәкчеләрен, белгечләргә быел икмәкнең бик кадерле булачагын әйтеп, югалтуларга юл куймаска кирәклеге турында искәртте. “Басудагысы түгел, амбардагысы икмәк, дип юкка гына әйтмиләр, – диде ул. – Комбайннарның тизлеген арттырмаска, юлда югалтуларга юл куймаска. Юл кырыйларында күпме бөртек чәчелеп кала. Моңа чик куярга вакыт!”

Район башлыгы быел да комбайнчыларга кызыксындыру чаралары булачагын әйтте. Республика буенча да, район буенча да булачак алар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов быел бөртекләрнең вак булуы, комбайннарны көйләү дә үзенчәлекләр барлыгын аңлатты. Әкрен йөрергә, ашлыкны артка кууга юл куймаска.

Саламны җыйнап, туфракны тирәнәйтеп эшкәртергә. Алдагы елның ничек киләчәген беребез дә белмибез. Туфракны тирәнәйтеп эшкәрткән хуҗалыкларда уңыш та әйбәтрәк. Чөнки тирән сөрелгән туфракта дым күбрәк туплана. Күптән түгел “Тукай” ширкәтендә туфрак эшкәртү техникасының күп төрләрен күрсәттеләр. Сайлау мөмкинлеге зур, ничек кенә булса да, туфракны тирәнәйтеп сөрергә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру бүлеге җитәкчесе Илнар Габбасов та елның үзенчәлекләренә тукталды. Республикада яздан бирле яңгыр булмаган районнар да бар. Арча районында басуларда хәл алай ук начар түгел әле. Комбайнчылар, белгечләр, җитәкчеләр өчен аеруча җаваплы чор җитте. Кыска игеннәрне мөмкин кадәр югалтуларсыз җыйнап алырга кирәк. Комбайннарның әвернәләренә өстәмә җайланмалар куярга.

Хуҗалыклардагы һәр комбайнның, башка техниканың әзерлеген махсус комиссия кабул итә. “Курса МТСы” ширкәтендә аларны эшләтеп карадылар, ашлык коела торган урыннар юк.

Ындыр табакларында, амбарларда тәртип. Белгечләр куела торган таләпләрне аңлатып бардылар. Хуҗалыкның сортлар сыный торган басуында булдылар.

Эссе һава, коры җилләр игеннәрнең өлгерүен тизләтте. Көзге бодай, арыш артыннан арпа да куып килә. “Яңарыш” ширкәтендә арпаны сыттырып җиңсәләргә тутыралар. “Игенче”, “Кырлай”, “Заря”, “Казанка” ширкәтләрендә чын-чынлап урак өсте башланды. Бүген-иртәгә башка хуҗалыклИң мөһиме – иминлек. 12 июльдән 2021 ел уңышын җыйнап алганда хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча айлык башланды. Гыйбрәтле хәлләр безнең районда да булгалады. Сак булыйк, һәрберебезне өйләребездә көтәләр!

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International