Бер елны милициядән шалтыраттылар, күп еллар элек булган вакыйга буенча кайбер ачыклык-лар кертүне сорадылар.
Сәбәбен дә аңлаттылар, берәүнең сараеннан патроннар тапканнар. Законсыз сугыш кирәк-яраклары саклаган өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Әлеге кеше: “Безнең әтинең мылтыгы бар иде, аның мылтыгын алып киттеләр, патроннар шуннан калган”, – дип аңлатма биргән.
Мин ул вакыйганы бик тиз искә төшердем. Кешесенең исемен дә, төс-кыяфәтен дә яхшы хәтерлим. Яз көне булган иде ул. Районда аучылыкны алып баручы Миңһаҗ абый Низаметдинов белән аучылык биләмәләрен карап кайтырга чыгып киттек. Үзебез белән ике җәмәгать инспекторын да алдык. Миңһаҗ абый пистолет, без ау мылтыклары белән коралланган. Арча районының тагын да зур вакыты әле бу.
Иң ерактагы урман кырыена килеп җиттек. Табигатьнең матурлыгы белән хозурланып басып торабыз. Урманны шаулатып кошлар сайрый, гөрләвекләр ага.
– Әнә тегендә каеннар янында бер кеше басып тора, – диде бер юлдашыбыз. – Әнә икенчесе дә чыкты.
Бу вакытта дөрес кешеләр йөрмәс, барып тикшереп килергә булдык.
Безне күреп тегеләр басуга чыкты, күренеп торган авылга таба юл тотты болар. Безнең яшь, юләр вакыт, куып җитә яздык үзләрен. Мылтык берсендә генә, безгә таба төбәп атып та җибәрде бу. Ядрәләр баш өстеннән сызгырып үтте. Төбәп атмагандыр инде, куркыту өчен генәдер. Мондый оятсызлыгы безнең каннарны тагын да кыздырды. Миңһаҗ абый пистолеттан һавага ата-ата бара, безнекеләр куып җитеп җиргә борып та салдылар моны. Мылтыксыз калгач кикриге шиңде, мин атмадым, ял итәргә генә чыккан идек, ди. Тәбәнәк кенә кеше, юанлыгы да ярап торырлык. Телогрейкасы чишелеп киткән иде, муенына кыр куяны асып куйган икән. Ана куян, эче тулы баладыр инде. Яз көне куян ату өчен чыннан да бик оятсыз булырга кирәк.
Мылтыгын алдылар, штраф салдылар моңа. Безгә атты дип, зурлап йөрмәдек инде. Аның кайтавазы әнә күпме елларда соң малаена барып җиткән.
Монысы әле көндез. Төнге “аучылар” белән очрашулар турында үзе бер китап язарлык. Эчең катып көләрлек битләр дә булачак анда.
Бер көнне ау башланган көннәрдә милиция хезмәткәрләре белән рейдка чыктык. Әтнә юлы белән барабыз. Ерактарак бер машина басуга борылып кереп китте. “Әһә, браконьерлар!” – дип шулар артыннан барабыз. Бер эскерт артында ут юкка чыкты. Димәк, безне сизеп качарга уйлады болар. Менә машина үзе дә күренде. Милиция хезмәткәрләре тиз генә килеп ике яктан “КамАЗ”ның ишекләрен ачып автоматларын төбәделәр. Әмма башка төрле “аучылар” булып чыкты болар. Ярый әле чишенеп бетәргә өлгермәгәннәр иде, танышлар булуы гына уңайсыз килеп чыкты.