Һаман да ишек ачылыр да, җай гына атлап Исмәгыйль дус килеп керер кебек.
Безнең балалар үскәндә шәхси машиналар юк иде әле. Күп фатирлы йортта яшибез, аңа су кермәгән, канализация юк.
Үзәктән ягып җылыталар, кочегарлар аек булганда фатирда түзәрлек була әле, ә менә бәйрәм тирәләрендә ике-өч көн батарейларда кан җылысы да юк. Ә балаларны юындырырга кирәк, атна саен авылга алып төшәсе.
Бәхеткә, таныш шоферлар күп, күңелдән генә шуларны “чиратка” куям, берсе алып төшә, икенчесе алып менә. Исмәгыйль белән дә шул вакытларда танышканбыздыр инде. Алар яшәвен дә, бездән ерак түгел генә, “МСО” дигән төзү оешмасы төзегән йортта яшиләр иде. Ул анда йөк машинасында эшләгән булган. Мин белгәндә район үзәк хастаханәсе баш табибы Владимир Иванович Кувинны йөртә иде.
Ә Владимир Иванович искиткеч яхшы кеше иде. Ул эшкә күбрәк җәяү йөри, хастаханә ишеге янында аны апалар, әбиләр чолгап ала: “Кувин абый, Кувин абый!” – дип һәркайсы үзенең моң-зарын сөйли. Баш табиб аларны игътибар белән тыңлый, кайсын кая юллый. Бүген инде мондый хәлне күз алдына китерү дә кыен. Кайбер түрәләр (хастаханә турында әйтүем түгел) урамда тыңлап тору түгел, хәтта телефонны да алмыйлар.
Бервакыт Владимир Иванович белән сөйләшеп утырганда шоферлар турында сүз чыкты. Ул чорда шофердан, хатыннан, сыердан уңуы кыен, дигән әйтем бар иде. “Шоферларның төрлесе булды, безнең Исмәгыйль – могила!” – диде Владимир Иванович. Түрәләрне йөртә торган шоферларга бирелергә мөмкин булган иң югары бәя иде инде бу. Мондый бәя алу өчен телсез, чукрак, сукыр да булырга кирәк.
Соңрак Исмәгыйль Хәнәфиев безнең редакциядә, мәгариф бүлегендә, район хакимиятендә шофер булды. Берәүдән дә аның турында начар сүз ишетмәдем. Дөресен әйткәндә, без аның барлыгын да сизми идек. Кирәк вакытта машинасы төзек, барасы җиреңә барасың һәм кайтасың. Үзең сорау бирмәсәң авызын да ачмас, гаять тыйнак, сабыр кеше. Бервакыт төзүчеләр янында кирпеч күргәч кенә: “Малай вакытта кирпечне күп суктык без аны”, – дип куйды.
Аның туган авылы Ташчишмә (хәзер Әтнә районы) кирпеччеләр авылы булган. Һәр йортта диярлек кирпеч сукканнар. “Кызыл балчыктан суга идек тә, төне буе бакча башындагы мичтә яндыра идек”, – дип искә алды ул. Әзер кирпечне һәркем үз йорты турысында юл буена чыгарып куя торган булган.
Исмәгыйль ялга киткәч тә ара-тирә хәбәрләшкәләп тордык. Беркөнне өйгә килгән бу: “Ильяс, бер хикмәтле хәл булды бит әле”, – ди. “Нәрсә, яңадан эшкә чакыралармы әллә?” – дим. “Юк, бик рәхәт әле, – ди. – Менә шушы яшькә җиткәч умартачы булырга туры килмәгәе”.
Исмәгыйльнең хатыны Гөлфирә – Яшел Үзән районыннан. Кояш кебек балкып торган ачык йөзле, тәмле сүзле Гөлфирә. Аның әтисе умартачы булган. Бер барганда кияүгә буш умарта биреп җибәргән.
– Күпме еллар бер почмакта торды ул, – ди Исмәгыйль. – Беркөн карыйм: бал кортлары кереп-чыгып йөрмәсенме! Карап карыйк әле шуларны.
Игелекле кортлар булып чыкты алар, август аенда килеп керсәләр дә, әйбәт кенә кышлап чыктылар. Бергәләп берничә ел бал да суырттык әле. Язларын әйләнеп кайткан сыерчыкларны күреп куанып бетә алмас иде. Бакчаларындагы җиләк-җимеш, яшелчәләрне күреп тә исем китә иде.
– Исмәгыйль белән яшәве алай кыен булмагандыр? – дип сорадым Гөлфирәдән.
– Искиткеч әйбәт кеше иде ул! – диде Гөлфирә. – Безнең алай кычкырышып, гауга чыгарып яшәгән булмады. Кайвакыт сүзгә килгәндә: “Әйдә, син әйтеп бетер инде”, – дип куяр иде.
Уллары Илназ, кызлары Гөлназ, оныклар бу матур гаиләне тагын да күркәм иттеләр.
Минем бу язмамда үлем дигән сүзне кулланасым да килми. Редакциядә дә аны белүчеләр белән сагынып сөйләшеп утырдык әле. Гаиләсенең, туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз. Урыны җәнәттә булсын!