Икмәк кыйссасы

2021 елның 10 сентябре, җомга

Быел җәй коры килде, игеннәрдән көткән уңышны алып булмады, дигән зарны еш ишетергә туры килә. Район буенча гектарга 20 центнер чамасы, берничә хуҗалыкта югарырак та әле. Тарихка күз салсак, без моның зарланырлыкмы, түгелме икәнлеген чамаларбыз.

1930 елларга кадәр районда игеннәрнең гектарыннан уртача 5–6 центнер уңыш алганнар. 1933 ел әйбәт килгән – уңыш 9,45 центнерга җиткән. Әти-әниләрнең ул елны олау-олау ашлык өләштеләр, дигәне истә. Колхозларның яңа оешкан чагы, комсомоллар кызыл флаглар белән, гармун уйнап өләшеп йөргәннәр.

Әмма 1934 елда нибары 6,5 центнер гына уңыш чыккан. 1935 елда – 10,2, 1936 елда 4,41 центнер. 1937 ел тагын уңыш белән шатландырган – 12,4 центнерга җиткән.

1940 елда да уңыш начар булмый –  9,42 центнер. “Алан”, “Спартак” (Штерә), “Орнашбаш”, “Сукачы” (Түбән Мәтәскә), “Татарстан” (Татар Кәдрәге) колхозларында 12 центнерга җитә. Район дәүләткә ашлык сату планын уңышлы үти. Колхозчыларга бер хезмәт көненә (колхозчыга акча бөтенләй түләнми) 2 килограмм ашлык, 2,5 килограмм бәрәңге, 220 грамм яшелчә, 5 килограмм салам бирәләр. Район кырларында 60 трактор, 50 комбайн эшли, 39 йөк машинасы була.

1941 елда язгы кыр эшләре уңышлы төгәлләнә, халык печән өстенә, уракка әзерләнә. Авыл кешеләре мул уңышка өметләнә.

Сугыш барысының да өстен аска китереп ташлый. Беренче айларда ук 200 бригадир һәм ферма мөдире, 36 колхоз, 12 авыл Советы рәисе фронтка озатыла. 1941 елның август–сентябрендә Арча һәм Казанбаш МТСлары каршында механизаторлар әзерләү буенча кыска сроклы курслар ачыла. Уңышны җыеп алу өчен бөтен мөмкинлек файдаланыла.

Урак гаять катлаулы шартларда алып барыла һәм октябрь ахырына кадәр дәвам итә. Игеннәрне, бәрәңгене нигездә җыйнап бетерәләр, игеннәр эскерткә салына, ә менә аны сугу, дәүләткә сату 1942 елның мартына кадәр дәвам итә. Шул шартларда да бер гектарга 10,2 центнер уңыш туры килә. Район буенча бер хезмәт көненә 1,5 килограмм икмәк, 0,5 килограмм бәрәңге бирәләр. “Кызыл тау” (Корайван) колхозы 3,3 килограмм икмәк, 1 килограмм бәрәңге һәм 43 тиен акча бирә.

Район оешмаларыннан 700ләп кеше уракка җибәрелә, 100ләп кеше элеваторда эшли. 5–10 сыйныф укучылары да октябрь урталарына кадәр авыл хуҗалыгы эшләрендә катнаша.

Сугыш елларында иң аз уңыш 1943 елга туры килә – 4,86 центнер. Колхозларда чәчү өчен орлык та җитми башлый. Дәүләт бүлеп биргән орлыкны колхозчылар чана белән тартып яисә күтәреп ташыйлар. Ачлык һәм авырулардан күп атлар үлә. Кешеләр дә үлә. Галим, язучы, мәшһүр бакчачы Фарсель Зыятдиновның истәлекләрендәге бу юлларны тетрәнмичә уку мөмкин түгел: “Балачагым авыр булды. Мин кечкенә вакытта ук безнең авылга ачлык килде. Дусларым Хәкимҗан белән Мөҗәһит бар иде, шулар кырда башак җыйдылар. Аннары аны кул тегермәнендә тартып икмәк салганнар. Миңа да авыз иттерделәр. Икмәк салу турындагы кыйсса бөтен авылга таралгач, икенче көнне бөтен  авыл башак җыярга кузгалды. Шуннан китте инде хәлләр. Кар астында яткан агулы башак ашап, яше-карты кан костылар. Авыл үле кешеләр белән тулды... Кабер казырга кешенең көче җитми, бер кабергә бишәр–алтышар кешене күмәләр. Яп-яшь кызлар кереп ята, балалар... Шунда җылаганнарым...”

Фарсель абый 1937 елда туган. Без мәктәптә укыган елларда “Марс” колхозына практикага кайткан иде, Корайванда, Гөлбикә апаларда фатирда торды, газета укучыларның сораулары буенча шалтыратканым да булды. Бик теләп җавап бирә иде, урыны җәннәттә булсын.

Бүген инде күпме уңыш чыкканлыгы бик аз кешеләрне генә кызыксындыра. Шөкер, кибетләрдә икмәкнең ниндие генә юк! Ходай сугышлар һәм ачлык күрсәтмәсен!

 

 

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International