Нальчик кызыктырамы? Ә бушлай дарулар...

2021 елның 10 сентябре, җомга

Район хакимиятендә түгәрәк өстәл артында җитди сөйләшү булды. Сөйләшүне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алинә Мөхәммәтшина алып барды. Сүз инвалидларга каралган ташламалы социаль хезмәтләр җыелмасы турында иде.

– Бүген 1, 2, 3нче төркемдәге мөмкинлекләре чикләнгәннәр 1211 сум 66 тиен күләмендә ташламалы социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалана ала, – дип сөйләде Алинә Мөхәммәтшина. – Шуның 144 сум 37 тиене санаторий-курортларда ял итү өчен, 134 сум 4 тиене шәһәр яны поездларында, шәһәр арасында хәрәкәт итүче транспортта йөрү өчен, калган 933 сум 25 тиене бушлай дарулар алу өчен каралган. Районда барысы 6 мең 822 инвалид бар. Шуның 245е балалар. Бүген шуларның 64,4 проценты ташламалы дарулардан баш тарта. Кеше сәламәтлеге белән бәйле җитди мәсьәлә бу.

Дөрестән дә, дәүләтебез кайгырта икән, нишләп әле бу мөмкинлекләрдән файдаланмаска?! Ярар, табиб язган даруны эчмә дә, ди. Ә бит, төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Аңлавыбызча, сәламәтлек буенча инвалидлыкны теге яки бу чир буенча билгелиләр. Ә авырту кешенең хәле авыраеп, катлауланып та китәргә мөмкин. Андый очраклар тормышта булып тора. Түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә катнашкан район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина мисаллар китереп сөйләде. “Бик кызганыч, группадагы берәүдә онкология чире килеп чыкты. Ә бер даруның бәясе 75 мең сум тора. Гаилә бик кыен хәлдә калды. Әгәр дә ул ханым акчасын алмыйча, бушлай дарулардан файдаланган булса, 75 мең сумлык даруның бәясен дәүләт күтәргән булыр иде”. Санаторийлар турында да борчылып сөйләде ул. “Группасы булганнар белән махсус сөйләшәм, шундый яхшы санаторийларга бушлай юлламалар бар, барасыңмы, дип сорыйм. Ә алар “отказниклар” булып чыга. Яисә социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартып, акчасын алучылар. Шундый яхшы санаторийларга юлламалар бар. Нальчикка кадәр! Ял итеп, сәламәтлекне ныгытып кына кайтасы да бит, юк, акчасы кызыктыра. Әнә, ветеран Рая апа Фәтхуллина, афәрин, барам, ял итеп кайтам, ди!”.

– Сораштырулардан күрен-гәнчә, безгә табиб язган даруларның аналогы кирәкми, дигән җавапларны ишетәсең, – диде Алинә Мөхәммәтшина. 

– Бүген кирәкле дарулар бар, – дип сөйләде район үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов. – Узган елга караганда 1 миллион 500 мең сумга дарулар артыграк бирелде.

Тиздән 1 октябрь җитә. Ә 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.  Бу һәркемнең үз эше. Моңарчы акчасын алганнар социаль хезмәтләрдән файдаланырга уйлый икән, Пенсия фондының район бүлегенә килеп яки электрон челтәрләрдә шәхси кабинет аша гариза яза ала.

 

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International