Яшьләр киләчәкне күзаллый

2021 елның 10 сентябре, җомга

Яшьләр үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр турында уртага салып сөйләштеләр.

2019 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы беренче тапкыр “Автобус 14.30” дигән роуд-тур, 2020 елда “Автобус. Яшьләр чоры” дигән республика акциясе уздырган иде.

Быел Татарстанда беренче тапкыр авыл территорияләре буйлап “Мөмкинлекләр чоры” дигән яшьләр туры уза. Ул 22 августта башланды һәм 10 сентябрьдә төгәлләнә. “Башка елларда яшьләр туры район үзәкләрендә узса, быел ул 100 авылда үтәчәк”, – диде Наласа авылында узган очрашуны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгының территорияләр белән эшләү буенча сектор мөдире Илнур Сәгыйтов. Аның “Наласа авылына килүебезгә шатмын, мин Азнакайда тусам да, гармунда беренче уйнарга өйрәнгән көем, “Наласа авылы көе”, –  дигән сүзләре наласаларның күңеленә хуш килде.

Илнур Сәгыйтов яшьләр белән эшләүгә керткән өлешләре өчен район башлыгы Илшат Нуриевка, Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакировага Рәхмәт хатлары алып килгән.

Районда яшьләрне беркетеп калдыру, алар өчен уңайлы шартлар тудыру өчен күп эш башкарыла. Югары уку йортларында белем алучы студентлар, мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашулар, “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшүләр үткәрелә. Районда яшьләргә кагылышлы республика программалары уңышлы тормышка ашырыла. Район башкарма комитеты җитәкчесе Расул Мөхәррәмов, район яшьләр эшләре буенча һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов үзләренең чыгышларында шул турыда әйтеп үттеләр.

Бу мәсьәләдә Наласа авыл җирлеге иң уңышлы эшләүче җирлекләрнең берсе. “Соңгы елларда төрле программалар ярдәмендә 22 йорт салынды, – диде җирлек башлыгы Илфира Шакирова. – Бездә үзмәшгуль булып теркәлгән 30 кеше бар. Теләк белдергән һәр кешегә булышырга әзер торабыз”.

“Безнең өчен квалификацияле белгечләрнең үзләрен  үзләренең кече ватаннарында табуы мөһим. Яшьләр туры кысаларында безнең бурыч – авыл территорияләрендә старт мөмкинлекләре спектрын киңәйтү һәм яшьләр белән авылда үсеш стратегиясен эшләү”, – дигән иде Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов.

Наласа яшьләре, урта мәктәпнең югары сыйныф укучылары аерым өстәлләр артына утырып “Авылның көче” дигән эшлекле уен ярдәмендә авылның мөмкинлекләрен ачыкладылар, киләчәктә аны нинди итеп күрергә теләүләре турындагы фикерләрен җиткерделәр. Проектлар җитәкчесе Кристина Фазлыева аларның киңәшчеләре  булды, уенны кызыклы итеп алып барды.

Наласа яшьләре яшәү шартларыннан зарланмый, әмма  камиллекнең чиге юк, диләр бит. Авылга парк кирәк. “Урынын да билгеләп куйдык инде, – ди авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова. – Киләчәктә бәлки берәр программага кереп булыр...”

Һәр команда вәки-ле тәкъдимнәрне гомумиләштереп чыгыш ясады. Авылның үз карамагында бер кечкенә автобус булса иде. Аның белән төрле истәлекле урыннарга экскурсияләр ясарлар иде. Электр энергиясе кыйммәт, бәясе арта бара, яңа төзелә торган йортларга кояш батареясы куйганда әйбәт булыр иде. Үзебезнең милли орнамент төшерелгән спорт киемнәре әзерли торган урын булдырырга. Авыл җирендә торак төзүгә күбрәк игътибар бирергә һ.б.

Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе әзерләгән  күргәзмә материалларда авыл хуҗалыгына һәм яшь белгечләргә дәүләт ярдәме чаралары тулы яктыртылган иде.

 

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International