ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

5 нче март көнне Арча укучылар Сараенды спорт туризмы буенча спортзал шартларында “Дуртле эстафета” ярышлары узды. Ярышта Арча, Балтач, Кукмара районнары һәм Казан шәһәренең Авиатөзелеш, Яңа-Савин районнары командалары катнашты.


4
март, 2019 ел
дүшәмбе

4 март көнне Арча районы мәктәпләре арасында Татарстан Республикасының «ФОРПОСТ» яшьләр хокук саклау хәрәкәтенең 20 еллыгына багышланган Спартакиаданың финал этабы узды.

03 март көнне Байлар Сабасында  ГТо нормативларын теслаштыру буенча барлык категория халык арасында  кышкы фестиваленең II зона этабы узды.

28 нче февраль – 1 нче март көннәрендә Мамадыш районының Түбән Ушма авылында татарча көрәш буенча «Татарстан яшьләре» газетасы призларына республика беренчелеге узды.

1 нче март көнне Теләчедә өстәл теннисы буенча 2004-2005, 2006-2007, 2008 нче елгы һәм аннан яшьрәк кызлар, егетләр арасында Теләче районы беренчелегенә ярышлар узды.

2-4 март көннәрендә Кама Аланында 2002-2004 елгы яшүсмерләр арасында таэквон до буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге үткәрелде.

2 нче март көнне Казанбаш мәктәбе спорт залында 2006 нчы елгы һәм аннан яшьрәк кызлар арасында волейбол буенча турнир булып узды.

2 март көнне Арча укучылар Сараенда “Җиңү волонтерлары” иҗтимагый хәрәкәтенең форумы булып узды. Форумда Арча районы уку йортларыннан 78 волонтёр катнашты.


1
март, 2019 ел
җомга

Кичә Арчада зур бәйрәм – хезмәт алдынгыларын хөрмәтләү бәйрәме узды. Илшат Габделфәрт улы Нуриев район башлыгы булып эшли башлаганнан соң матур традициягә әверелде ул.

Татарстанда аналоглы телевидение быелның 3 июненнән эшләүдән туктаячак. Санлы эфир телевидениесенә күчәчәкбез. Нәрсә соң бу дип аптырап калмагыз. Бу моңарчы бушлай антеннадан файдаланган кешеләргә кагыла. Моңарчы түләүле санлы телевидениедән файдаланганнар, теләсәләр, бушлай телетапшырулар карарга күчә ала. Ничек санлы эфир телевидениесенә күчеп була – сүзебез шул турыда.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International