Көчле чаңгычыларны күрәсең килсә, 9 мартта Арчаның Яңа Кенәргә чыгып китү юлына килергә кирәк иде. Хәтта Сабадан Сочида 2 тапкыр Параолимпия чемпионы булган Россиянең атказанган спорт остасы Рушан Миңнеголов та килгән иде!
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов Иске Кишет һәм Каенсар авылларында яшәүче Рәйсә Гобәйдуллинаны һәм Гөлбаһар Абдуллинаны 90 яшьлек юбилейлары белән котлады. Аларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Арчада яшәүче газета укучыбыз шалтыратып, “Стопгаз” приборы алырга мәҗбүр итүләре хакында әйтте һәм “Бу прибор мәҗбүри алынырга тиешме?” дигән соравына җавап табуыбызны үтенде. Бу очракта нишләргә кирәк? Әлеге сораулар белән без Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базар үсеше һәм координациясе бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллинага мөрәҗәгать иттек.
Аның белән урамда сирәк очрашсам да, күргән вакытта сокланып китә идем. Формасы да үзенә бигрәк килешә шул.
6 мартта Арча Мәдәният йортында хатын-кызлар өчен зур концерт булды. Районыбызның ир-ат ветераннары ике сәгать дәвамында хатын-кызларга багышлап матур җырларын, дәртле биюләрен бүләк итте.
Арчаның яшь талантлары – районыбыз горурлыгы. Алар республика күләмендәге конкурсларда катнашып һәрдаим җиңүләре белән куандыра.
Узган шимбәдә Казанбаш авылы янындагы басуда “Запорожец” машиналарында ярыштылар. Көн буранлы булуга карамастан, карарга килүчеләр дә күп иде, бәйге дә кызыклы булды.
Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә һәр граждан куркынычсызлык һәм гигиена таләпләренә җавап бирә торган шартларда хезмәт өчен дискриминациясез һәм федераль законда билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән ким булмаган акчалата бүләккә, шулай ук эшсезлектән яклану хокукына ия.
Роспотребнадзор идәрәсе Арча , Биектау, Әтнэ, Балтач районнары буенча территориаль булегендә 11 марттан 22 мартка 2019 елнын кулланучылар хокукларын яклау буенча кайнар линия эшли .
08-12 март көннәрендә 24 команда арасында 2008 елгы малайлар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге финалы узды.