Әбиләр алдында баш иярлек

2019 елның 15 марты, җомга

Әбиләр алдында баш иярлек

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов Иске Кишет һәм Каенсар авылларында яшәүче Рәйсә Гобәйдуллинаны һәм Гөлбаһар Абдуллинаны 90 яшьлек юбилейлары белән котлады. Аларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Бу әбиләрнең яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә. Урман кисү, окоп казу, күтәреп яки кечкенә чана тартып ерак аралардан симәнә ташу...

Рәйсә әби лаеклы ялга чыкканчы колхозда эшли. Ире Мәхмүт белән биш бала үстерәләр.

 

Гөлбаһар әби Түбән Курса авылында күп балалы гаиләдә үсә. “Әнинең ачыргаланып: “Сигез бала бит сез, сигез!” – дип өзгәләнгәне әле дә истә, – ди ул. – Бер елны сыерыбыз җәен бозаулады. Ике ай имезгәч аны суеп итен задание үтәү өчен дәүләткә тапшырдылар. Әни бозау тиресен турап шуның белән аш пешерде”. Боларны сөйләгәндә әбинең күзләре яшьләнә.

Яшь кыз сугыш елларында урман кисә, 1948 елны тайгага эшкә җибәрәләр.

1964 елда Каенсар егете Равилгә кияүгә чыга. 42 ел фермада эшли. 1982–1983 еллар нәтиҗәләре буенча колхозда иң алдынгы сыер савучы була, район слетында катнаша.

Алар бергә 50 ел бәхетле гомер кичерә, бер ул, бер кыз үстерәләр.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International