Алданмагыз!

2019 елның 15 марты, җомга

Алданмагыз!

Арчада яшәүче газета укучыбыз шалтыратып, “Стопгаз” приборы алырга мәҗбүр итүләре хакында әйтте һәм “Бу прибор мәҗбүри алынырга тиешме?” дигән соравына җавап табуыбызны үтенде. Бу очракта нишләргә кирәк? Әлеге сораулар белән без Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базар үсеше һәм координациясе бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллинага мөрәҗәгать иттек.

– Чыннан да, Арча районында гына түгел, республикада күп районнарда булды андый очраклар. Сатучылар үзләрен газ хезмәте хезмәткәрләре дип таныштырып, газ чыгарып утырмый микән, дип тикшерү нияте белән фатирларга, йортларга кереп, “Стопгаз” приборын куярга һәм сатып алучыларга аны законлаштырырга тәкъдим итәләр. Приборны куярга теләмәүче гражданнарга штраф салу белән куркыталар.

Россия Федерациясе законы буенча фатир хуҗасына “Стопгаз” приборы урнаштыру да, аны куйдырмаган өчен бернинди административ җаваплылык та каралмаган. “Стопгаз”ны алу һәм куйдыру кулланучы өчен мәҗбүри түгел, ә сайлау мөмкинлеге булып тора.

Үзегез теләмәгән әйберләрне сатып алган очракта, товарның ниндилеге, сату оешмасының исеме, кайда урнашканы, телефоны һәм башкалар турында мәгълүмат алырга тәкъдим итәбез. Приборны куйдырыр өчен язма рәвештә килешү төзергә, кул куйганчы шартлары белән якынча булса да танышып чыгарга кирәк. Әгәр товарда җитешсезлекләр килеп чыкса, сатучыга сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтаруны яки гарантия вакыты дәвамында алмаштыруны дәгъвалап мөрәҗәгать итә аласыз. Кулланучы хокукын яклау буенча сорауларыгыз булса, 884366 3-28-93 номерына шалтыратырга яки Арчаның Банк урамы, 2а адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International