Коллективы белән горурлана

2019 елның 15 марты, җомга

Коллективы белән горурлана

Аның белән урамда сирәк очрашсам да, күргән вакытта сокланып китә идем. Формасы да үзенә бигрәк килешә шул.

Төз гәүдә, һәрвакыт җитди, әмма җентекләбрәк караганда шул җитдилек пәрдәсе артына ягымлылык чалымнары кереп урнашкан йөз, бераз салмаграк булса да тәвәккәл адымнар – болар Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе, Арчада бердәнбер хатын-кыз (ирләр дә ике генә) полковник Дания Салихова турында.

Әле санап киткән сыйфатлар беренче карашка күзгә күренгәннәре генә. Эш дәверендә аралаша башлагач мин аның принципиаль, курку белмәс, кирәк чакта кырыс та, тәвәккәл, шул ук вакытта кешелекле, дөреслек белән баручы һәм йомшак күңелле ханым, хатын-кыз булуына да төшендем.

Дания Фазыловна гомер буе әти-әнисе белән горурланып яши. Фазыл абый да, Мәшхүдә апа да аның өчен тормыш үрнәге.

– Әти сугыш ветераны, Берлинга кадәр барып җиткән, 1948 елда гына кайткан. Әни белән тормыш корып җибәргән. Үзе Яңасалада (мин Каенсар авылыннан) колхоз рәисе булып эшләгән, әни авыл Советы секретаре. Без гаиләдә биш кыз үстек, – дип искә ала балачагын Дания ханым. – Олы апа сигезенче сыйныфны тәмамлап Казанга укырга кергәч, аның атна саен азапланып кайтып йөрүен күргәч (ул вакытта төп транспорт ат, юл юк), безнең турында кайгыртып әти Арчага күчәргә уйлаган, Трудовая урамында йорт сатып алган. Монда да алар икесе дә җаваплы урыннарда эшләделәр.

Гаилә Арчага килгәндә Даниягә дүрт яшь кенә була әле. “Бер сүз русча белмисең”, – дип алты яшендә әтисе кызны балалар бакчасына бирә. Аннан мәктәп еллары башлана. Икенче сыйныфтан башлап Дания бишкә генә укый, мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. Математикадан бик көчле була ул. Шуңа бер имтихан гына тапшырып Казан авиация институтына укырга керә. Диплом алгач юллама белән Казан фәнни-тикшеренү институтында эшли башлый. Ул вакытта инде аның кызы Гүзәл туган була. Динаралары дөньяга килгәч, ул кире Казанга китми, Арчада кала.

– Башта паспорт өстәлендә эшләдем. Аннан мине сорау алучы, бераздан өлкән сорау алучы итеп билгеләделәр. Ул вакытта милициядә өч кенә хатын-кыз иде. Математикка белем күтәрергә туры килде. Башта Волгоградта укып кайттым, аннан бер еллык курсларда белем алдым. 2001 елдан читтән торып укып югары юридик белем алдым. Мондый чакларда ирем, кайнанам бик булыштылар. Аларга мин бик рәхмәтле. Волгоградка киткәндә кече кызыма өч яшь кенә иде бит, – ди Дания Фазыловна. – Аннан хезмәтем вакыт белән хисаплашмый торган, ял да, бәйрәм дә юк, шуңа төнге кизү торулар өстәлә. Ирләр коллективы. Көнләшү дә булмады иремдә. Бер-беребезгә ышана идек.

Менә шунда инде аның милициядә тынгысыз тормышы башлана. “Кешеләрне мәшәкатьләмәс өчен сорау алырга үзем йөри, авылларга чыгып шаһитлар, җинаять эшләүдә гаепләнүчеләр белән очраша идем мин. Казанга юлда машина тотып чыгып китәргә туры килгән вакытлар да булды. Әле дә хәтерлим, бервакыт кичке тугызда электричкада кайтырга туры килде. Вагонның бер башында мин, икенчесендә бер ир-ат. Кулымда җинаять эше буенча документлар. Хәзер исемә төшерсәм, әллә ничек булып китә. Ул вакытта курку белми идем инде”, – дип искә ала ул елларны полковник Дания Салихова.

– Дания ханым, эш дәверендә гаепсезне утыртыр- га туры килмәдеме?

– Юк, андый очраклар булмады дип уйлыйм. Һәрхәлдә, берсе дә килеп ризасызлык белдермәде. Киресенчә, без әле гаепләнүчеләргә киңәшләребезне бирәбез, аларны (авыр җинаять кылмаса) япмаска тырышабыз. Төрмәдән кеше уңай якка үзгәреп кайтмый бит. Ул хакта да онытмаска кирәк. Минем бер гадәтем бар – кешеләрне жәллим, – дип җавап бирде ул.

Һөнәрен яратуы күренеп тора. Шулай булмаса, 26 ел бер урында эшләмәс иде. 2000 елдан бирле Дания Салихова тикшерү бүлеген җитәкли. “Коллективым бик яхшы. Мондый егетләр белән таулар күчерергә була”, – ди.

Эштә принципиаль, тәвәккәл җитәкче булса, өйгә кайткач матурлык- ка гашыйк хатын-кызга, яраткан әни һәм дәү әнигә әверелә ул. Бакчасында чәчәкләр үстерә, чисталык ярата, кызлары, оныкларын көтеп ала, алар өчен куанып гомер итә.

Гөлсинә Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International