ТукайSKI марафон

2019 елның 15 марты, җомга

ТукайSKI марафон

Көчле чаңгычыларны күрәсең килсә, 9 мартта Арчаның Яңа Кенәргә чыгып китү юлына килергә кирәк иде. Хәтта Сабадан Сочида 2 тапкыр Параолимпия чемпионы булган Россиянең атказанган спорт остасы Рушан Миңнеголов та килгән иде!

Хәзер Рушанга 26 яшь. Ә кулы имгәнгәндә аңа 12 яшь була. Үзләренә яңа йорт төзегәндә бер кулының бармакларын өздерә. Улының гел компьютер каршында утырганына борчылып, әтисе Рөстәм тренер булып эшләүче бертуган абыйсы Радик белән киңәшә. Чаңгы түгәрәгенә биреп карарга уйлыйлар. Тырышлыгы һәм үҗәтлеге малайны чаңгы спортына алып кереп китә.

Арчада үткән ТукайSKI марафонга җыелган көчле спортчылар турында сөйләшкәндә, Арча педагогика көллиятенең физик тәрбия укытучысы Рамил Гыйләҗев чемпион Рушан Миңнеголовны күреп алды һәм: “Әнә, Рушан да килгән!” – диде. Ә чемпион уңышлары белән масаймый торган гап-гади егет булып чыкты. Җиңүләренең төп сәбәбе – максат һәм тырышлык. “Кем булып эшлисең?” – дип сорадым үзеннән. “Чаңгычы!” “Тренермы?” “Юк”. “Ә акчаны ничек эшлисең?” “Чаңгы...”

...Марафонда 80ләп чаңгычы катнашты. Арчадан Яңа Кырлайга кадәр 20 км, 10 км, 7,5 км, 3 км.га ярыштылар. Марафончыларны озатырга район башлыгы Илшат Нуриев та килде. Ул чаңгычыларның хәлләрен сорашып, уңышлар теләде.

Көндезге сәгать 11дә чаңгычылар старт алды. Без дә машина белән кузгалдык. Бераздан бер төркем аерылып, алдан юрта иде инде. Алда – Рушан Миңнеголов!

Марафонда Түбән Мәтәскәдән Лилия Рәхмәтуллина, Арчадан Диләрә Фассалова, Балтачтан 54 яшьлек Михаил Павлов, аның чордашы Сергей Григорьев, Мөрәледән Равил, Рәмис Нәбиуллиннар, Арчадан Хәкимовлар, Дияровлар гаиләләре, Арча педагогика көллияте егетләре һ.б катнашты. “Чаңгы сезгә нәрсә бирә?” – дип сорагач, “Рәхәтлек, канәгатьләнү хисләре”, – дип җавап бирде алар.

Арчадан чаңгычы Ленар Заһидуллин да йөрәге түзмәгән, килгән. “Мин 70тә инде... Ярышта катнашырга түгел, чаңгычыларны карарга, шуарга килдем”, – диде ул. Мондый көнне Ленар кебекләр өйдә утыра ала мыни!

Чаңгычыларның гәүдәләре төз, матур, чаңгыда чаж-чож җырлап кына баралар сыман. Читтән күзәткәндә шулай. Ә, нинди авыр спорт төре ул! Чаңгычыга ат йөрәге кирәк, диләр. Көнен генә күрегез сез! Җил, я ишеп кар ява, я яңгыр... Әмма чаңгычыларны табигать шартлары куркытмады. Бөек шагыйрь Габдулла Тукайга булган хис-тойгылар да көчле иде. Афәрин, финишка Рушан Миңнеголов беренче булып килде! Аның артыннан бертуганы Руслан килде.

Ашытбаш мәктәбенең 4 чаңгычысы яшьтәшләре арасында 2нче һәм 3нче урыннарны алды. Алар: Алия Гомәрова, Рания Нуруллина, Рүзәл Әүхәдиев, Булат Шәйхетдинов. Берьюлы директор Рәмизә Кавиева: “Мәктәптә чаңгы спорты көчле куелган, – дип сөйләп торган иде. – Физкультура укытучысы Наил Сабирҗанов көн дә шөгыльләнә үзләре белән. Чаңгы юлын салып торалар. Әтиләр дә булыша”. Даими шөгыльләнсәң, нәтиҗәсе дә була шул.

2001–2002 елгылар арасында Алия Диярова җиңү яулады. Ярышта әтисе Илнар, абыйсы Илназ да катнашты. Ә Хәкимовлар гаиләсенең алтысы да чаңгыга басты ул көнне. Афәрин! 2000 елгы һәм алардан зурраклар, 40 яшькә кадәрле хатын-кызлардан өч урынны да безнекеләр алды. Алар: Лилия Рәхмәтуллина, Диләрә Фассалова һәм Резедә Хәбибуллина.

...Финишта 2003–2004 елгы чаңгычыларны көтәбез. Балтачтан әтиле-уллы кунаклар белән сөйләшеп киттек. Рәйхан – чаңгычы. “Финишка 1нче кем киләчәк?” – дип сорыйм. “Билгеле, балтачлар!” – ди Рәйхан. Озак көттермәде, 1нче чаңгычы күренде! “Безнекеләр, балтачлар килә!” – дип сөенеченнән кычкырды Рәйхан. “Афәрин, Әмир Сөнгатуллин! Икенчесе дә безнеке – Станислав Григорьев!” “Ә нишләп 1нче балтачлар?” “Безнең тренер көчле: Ралиф Әскәров!”

Чагыштыру өчен: 1, 2, 3нче урыннарны алучы 30 чаңгычының 12се Балтачтан, 11е Арча районыннан, 5се Сабадан һ.б. Катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады.

Ул көнне Габдулла Тукайны менә шулай ярышып искә алдык. Фотосурәтләрне, нәтиҗәләрне сайттан карый аласыз.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International