Ир-егетләр бүләге
6 мартта Арча Мәдәният йортында хатын-кызлар өчен зур концерт булды. Районыбызның ир-ат ветераннары ике сәгать дәвамында хатын-кызларга багышлап матур җырларын, дәртле биюләрен бүләк итте.
Бәйрәм чарасын район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов оештырган. Районыбызда талантлы егетләр бихисап икән! Концертны алып баручы Фәрхат Зыятов күңелле мәзәкләре, тәэсирле, мәгънәле шигырьләре белән чыгыш ясаучыларны бер-бер артлы сәхнәгә чакыра. Иван Ивановның гүзәл затларга багышланган нәфис сүзе җаннарны иркәләсә, Альберт Гайнетдиновның моңлы курае күңел кылларын тибрәндерде. Илфар Кәримов, Шәүкәт Вәлишин, Камил Мөхетдинов, Дамир Шакиров, Рәүф Хәкимов, Фарух Хәйретдинов, Дамир Шәйхиев, Илдус Хәмидуллин, Илдар Фәйзрахманов, Рәис Шәкүров, Равил Габдрахманов, Булат Галиев башкарган җырлар, Зәкәрия Җәләлетдинов, Тәлгать Бәдгыевларның үзе уйнап җырлаулары, Реваль Мохтаров, Вилорик Зыятдинов, Азат Зәйнуллин, Наил Шәйхиев, Мансур Шиһапов, Шәйхерази Ибәтуллин кулындагы баян моңнары һәммәсе хөрмәтле хатын-кызларга багышланган иде. Илфат Әскәров төрле халык биюләре белән сөендерде, өстәвенә, ул курайчы һәм гармунчы да икән. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Венер Хисамиев та биюен бүләк итте. Бәйрәмгә зур бүләк ясаганнары өчен ветераннарга рәхмәт!
Р.Зиннәтова