Алар кар-бураннан курыкмый
Узган шимбәдә Казанбаш авылы янындагы басуда “Запорожец” машиналарында ярыштылар. Көн буранлы булуга карамастан, карарга килүчеләр дә күп иде, бәйге дә кызыклы булды.
Әлеге ярышны сугышчы-әфганчыларның һәм башка локаль сугыш- ларда катнашучыларның “Сугышчан туганлык” оешмасы, ДОСААФ бүлекчәсе һәм район хакимияте булышлыгында оештырды.
Быелгы узышлар совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулуга һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланды.
– Бу ярышлар районда җиденче тапкыр уздырыла, – диде “Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов. – Быел урыны да үзгәрде, Казанбаш авылы янәшәсендә үтте. Яңа җирдә башлавы кыен, әмма әфганчылар кыенлыклардан курыкмый.
Оешма ветераннары Дамир Шакирҗанов, Рәдис Гарифуллин, Гарифулла Әхмәтгалиев, Данаил Сабиров, Рөстәм Заһриев, Ленар Әхмәтханов, Рөстәм Салихов ярышлар урынын әзерләүгә зур өлеш керттеләр. Арчадан “Монолит” оешмасы техника биргән, төп эш Көтек авылында яшәүче фермер Дамир Шакирҗанов җилкәсенә төшкән.
– Башта һава торышы да шик салды, – ди Сергей Баһаветдинов. – Җебетеп җибәреп машиналар пычракка батып калмасмы? Бәхеткә, бераз суытып җибәрде, кар, буран куркытмый иде.
Ярышларны район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде. Ул катнашучыларга уңышлар теләде.
Ярышларны әзерләүдә һәм оештыруда шулай ук район ДОСААФ бүлекчәсе (Рөстәм Алеев), Әтнә районының “Затлы” ширкәте (Рафис Гыйлаҗев, шәхси эшмәкәр Таһир Нәҗмиев), Арчаның “Газсервис” ширкәте (Марат Нигъмәтуллин) үз өлешләрен керткәннәр.
Бәйгедә 8 машина катнашты. Шәхси узышта Көтек авылыннан Надир Шакирҗанов иң яхшы күрсәткечкә иреште. Икенче урында Арчадан Адел Гыйззәтов, өченче урынны Арчадан Рөстәм Шәймуллин һәм Казанбаштан Ризван Мәрдәнов алды.
Шәхси беренчелектә алган урыннары буенча тезелеп, машиналар яңадан ярышка кузгалды. Бу юлы алар бишәр әйләнеш бирде. Ярышның иң кызыклы өлеше башланды. Машиналар бәрелеште дә, берсе хәтта әйләнде, әмма бар да әйбәт бетте.
Чемпион – Көтек авылыннан Надир Шакирҗанов. Аның әтисе – әфганчы Дамир Шакирҗанов, Надир әлеге ярышларның күп тапкыр призеры. 2015 елда ул инде беренчелекне яулаган булган.
Казанбаш авылыннан Ризван Мәрдәнов – икенче, Арча шәһәреннән Адел Гыйззәтов өченче урында.
Район башлыгы Илшат Нуриев җиңүчегә кубок, призлы урыннар алучыларга бүләкләр тапшырды.
Бар халык “Сугышчан туганлык” оешмасы әгъзалары әзерләгән пылау, ботка белән сыйланды.
Быел ярышларда Арча, Әтнә, Балтач районнары вәкилләре катнашты. Район башлыгы киләсе елларда мондый ярышны республиканың башка районнарын да чакырып, киңрәк итеп уздырырга тәкъдим итте.
Ильяс Фәттахов