Сәхнәдә – “Арча йолдызлары”

2019 елның 15 марты, җомга

Сәхнәдә – “Арча йолдызлары”

Арчаның яшь талантлары – районыбыз горурлыгы. Алар республика күләмендәге конкурсларда катнашып һәрдаим җиңүләре белән куандыра. 

5 мартта Арча Мәдәният йортында “Арча йолдызлары” дип исемләнгән концертта катнашкан яшь талантлар – Арча сәнгать мәктәбендә узган конкурста иң яхшы чыгышлары белән сайлап алынган балалар иде. 3 көн дәвамында 300ләп сәләтле бала “Созвездие- Йолдызлык” телевизион фестивалендә чыгыш ясар өчен көч сынашкан. Алар арасында Арча сәнгать мәктәбе һәм Арча Укучылар сараенда, Арча мәктәпләрендә белем алучылар гына түгел, Шурабаш, Сеҗе, Кәче, Хәсәншәех, Курса-Почмак, Яңа Кырлай, Түбән Мәтәскә мәктәпләрендә укучылар һәм Арча балалар бакчаларына йөрүче балалар да бар. Аларның һәммәсендә дә Арча сәнгать мәктәбе филиаллары юк, шунлыктан күбесенә укытучылары белән бергәләп әзерләнергә туры килгән. Тырышлыклары бушка китмәгән – авыл мәктәбендә белем алучыларның тырышып әзерләнүе фестивальгә таба юл алды. Гала-концерт Арча Мәдәният йортына зал тутырып тамашачы җыйды. Билет сатудан кергән акчалар район җирлегендә яшәүче инвалид балаларга тапшырылачак.

Балаларның чыгышын район башлыгы Илшат Нуриев та күзәтте. Фестиваль ачылышында ул аларга иҗади уңышлар теләсә, ахырдан, бергәләп балалар арасында истәлеккә фотога да төште.

Балаларның сәхнәдәге матур чыгышы артында никадәр хезмәт ята! Өйрәтүчеләренә, матур сәхнә киемнәре булдыру өчен тырышкан әти-әниләргә, конкурска әзерләнгәндә тәүлек буе диярлек кабатлауларга түзгән укучы-укытучыларга, концертны оештыручыларга рәхмәт! Концертта бакча балалары да катнашып, җыр-биюгә дә, алып баручы буларак та осталыкларын күрсәтте. Киләчәктә абый-апаларына яшь алмаш үсә.

Чыгыш ясаган 58 лауреат 17-18 март көннәрендә Кукмарада узачак “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең зона турында чыгыш ясаячак. Уңышлар юлдаш булсын үзләренә!

Розалия Сафина

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International