Санлы эфир телевидениесенә ничек күчәбез?

2019 елның 1 марты, җомга

Санлы эфир телевидениесенә ничек күчәбез?

Татарстанда аналоглы телевидение быелның 3 июненнән эшләүдән туктаячак. Санлы эфир телевидениесенә күчәчәкбез. Нәрсә соң бу дип аптырап калмагыз. Бу моңарчы бушлай антеннадан файдаланган кешеләргә кагыла. Моңарчы түләүле санлы телевидениедән файдаланганнар, теләсәләр, бушлай телетапшырулар карарга күчә ала. Ничек санлы эфир телевидениесенә күчеп була – сүзебез шул турыда.

Беркөнне район мәгариф идарәсе залында аңлату эшләре алып барылды. Волонтерларны җыйдылар. Волонтерлар дигәнебез, мәктәп- ләрдә эшләүче информатика укытучылары иде. “Без әбинең түбә башына менеп, антенна куеп йөрербез микәнни?” – дип көлешеп тә алдылар әле. “Сезнең эш түбә башына менү түгел, – дип аңлатты Татарстан Республикасы радиотелевидение тапшыру үзәгенең Шәмәрдән цехы җитәкчесе Айрат Хаҗиев. – Аны һәркем үзе кайгыртырга тиеш. Антеннаны үзе куямы, күршесенә әйтәме, әллә белгеч чакыртамы – монысын хуҗа үзе уйлый. Сезнең бурыч – санлы эфир телевидениесенең нәрсә икәнен аңлау һәм кирәк вакытта кешеләргә киңәшләрегезне бирү”.

Шәмәрдән цехының баш инженеры Юрий Иванов санлы эфир телевидениесенә күчү нечкәлекләре турында җентекләп аңлатты. Антенна ярдәмендә бушлай 20 программаны карап булачак. Ә үзебезнең Татарстан программасы ТНВны моңарчы антенна белән караган аналог- лы телевидение күрсәтәчәк. Кирәкле җиһазларны — антенна, приставканы һ.б. телевизорлар, вак-төяк сата торган кибетләрдән алып була. 2013-2014 елларда чыга башлаган телевизорларга приставкалар кирәк тә түгел икән. Иске телевизорларга махсус приставка сатып аласы бар. Антенна 10 метр биеклеккә урнаштырылырга тиеш.

– Арча районында Күкчә Бирәзә, Казиле, Күпербаш, Наласа, Түбән Пошалым, Штерә, Дүртөйле авылларында санлы эфир телевидениесе тотмый, – дип сөйләде Юрий Иванов. – Әмма ул авыларда моңарчы аналоглы телевидениедән файдаланганнарга санлы телевидениегә күчү өчен дәүләттән субсидия биреләчәк. Наласа, Күпербашта санлы эфир телевидениесе сигналны өлешчә тота.

 Арча районы халкы телетапшыруларны Шәмәрдән, Казан, Әтнә, Симетбаш станцияләреннән тотачак.

– Антеннаны бер көйләп куйгач, ул шулай торачак. Аны һава торышы, жил юнәлеше үзгәргән саен түбә башына менеп борып йөрергә кирәкми, – дип аңлатты баш инженер.

Сораулар булса, Шәмәрдәнгә (884362) 3-22-24 телефонына шалтыратырга. Ярдәмгә райондагы волонтерлар, телебелгечләр дә килә ала.

 Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International