Диктант ул сүзне дөрес язу гына түгел...

2021 елның 17 сентябре, җомга

Баш мөхәррир: “Иртәгә татарча диктант була, коллектив белән катнашабыз. Ә сез Румия апа китапханәдән репортаж әзерләрсез, үзегез дә татарча диктант язарсыз”, – дигәч, ничектер кәефем кырылып алды.

Моны сизеп алган Исрафил Рәхмәтуллович: “Нәрсә, куркып калдыгызмы әллә?” – дип сорады. “Ю-юк, – мин әйтәм. – Диктантны гына язабыз. Әмма мин моны кирәкле әйбер дип санамыйм...”

Килде ул минутлар. Район үзәк китапханәсенең уку залында һәркайсыбыз, аерым өстәлләр артына утырып, диктант яздык. Шул исәптән мин дә. Китапханә хезмәткәре Рилә Абдрахманова әйтеп торды. Ошап китте бит, әй, диктант язу. Гомәр Бәширов тексты буенча булды ул. Бик матур текст. Быел диктант халык язучысы Гомәр Бәширов истәлекләре буенча иде. Ул анда композитор Сара Садыйкова белән “Җидегән чишмә” җыры язылу тарихын бәян иткән. “Чишмә моңы ничек җыр булды?” дип аталган текст иде ул.

Гел сүзләр, җөмләләр белән эш иткәнгә, гел язганга кыен булмады диктант язу. Сүзләрдә хата булмасына ышанам. Ә менә тыныш билгеләре буенча хаталар булырга мөмкин. Мәсәлән, туры сөйләмне куш тырнаклар эченә алып та, кызыл юлдан сызык белән дә башлап та була. 

Татарча диктант язу ул татар телен күпме дәрәҗәдә белү-белмәвеңне күрсәтә. Үзеңне сынап карарга була. Үзәк китапханәнең уку залы тулы диктант язучы иде. Диктант язылып беткәч, фикерләр алыштык. Беренче рәттә утырган Сарай-Чокырчадан Марсель Шәрәпов: “Диктантны ел саен язарга тырышам. Дүртенче тапкыр яза торганмындыр инде, – дип фикерләре белән уртак-лашты ул. – Бик кирәкле әйбер. Татар телен онытмаска, аның укылышын, язылышын гел искә төшереп торырга кирәк. Күпме дәрәҗәдә беләбез без ана телен, хатасыз яза алабызмы? Бу сүз ничек языла, монда нинди тыныш билгесе кирәк икән дип баш ватып утырасың икән инде, соңыннан нәтиҗә ясап, ана телен камилрәк өйрәнергә кирәк дигән максатны куеп, эшкә тотынасың. Киңәш бер: китап укырга һәм татарча сөйләшергә кирәк. Минем үземә диктант кыен булмады. Мәктәптә укыганда да татар теленнән 4–5кә укыдым. Рус телен дә яратам. Күп укырга тырышам”.

Хәйран диктант язучылар белән сөйләштек. Күбесендә уңай фикер, хуплыйлар. Ә менә бер сөйләшү шаккатырды. “Без күчереп яздык, – диде бер ханым. – Минем өчен диктант язу кызык булмады. Күз буяу, “показуха”. Хәзер бит тормыш шулай бара: театр уйныйбыз. Аннан хисап тотабыз”.

Урамда танышым Әлфия Сәгыйтованы очраттым. “Менә татарча диктант язып чыктым әле, – дип сөйләде ул. – Рәхәтләнеп яздым. Гомәр Бәшировның теле – җырлап язылды. Чын язучы. Фикерләве, сүз байлыгы искиткеч. Безнең тел байлыгы саега бара. Хәзерге язучыларда да телгә, фәлсәфи фикерләүгә фәкыйрьлек күзәтелә. Вакыйгаларны сөйлиләр дә, әдәби әсәр яздым, дип йөриләр. Укымыйлар. Классикларның әсәрләрен укымыйлар. Бүгенге язучыларга шулардан үрнәк алырга кирәк. Татарча диктант ул сүзне дөрес язу гына түгел, ул һәр диктант язучыны уйландырырга тиеш...”

 

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International