ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2015 ел
чәршәмбе
“Ак барс” агрокомплексы” тракторчысы Фидаил Фатыйхов 1022 гектарда туфрак эшкәртте, 905 гектарда чәчү чәчте.
“Северный” ширкәте механизаторы Фәнис Вәлиуллин 2074 гектарда чәчү чәчте, 420 гектарда туфрак эшкәртте.
“Ватан” хуҗалыгы тракторчысы Әхтәм Шәвәлиев 2400 гектарда чәчү чәчте.
Ходай сөеп биргән көннәр тора. Нәкъ Тукаебыз язганча, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява. Республикада иң күп яңгырлар Бөгелмә районында яуган, Арча районы – икенче урында. Бу яктан да бәхетле без, әлегә бар да әйбәт.
Районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов язгы кыр эшләрендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән өчен “Кырлай” ширкәтеннән Салават Кәбировка, “Ватан” ширкәтеннән Фәим Гыйльмиҗановка, Раил Лотфуллинга, Илмир Заһидуллинга, Инсаф Сәгыйтьҗановка, “Татарстан” ширкәтеннән Фирдүс Мортазинга, Фәнил Зыятдиновка, “Акчишмә” ширкәтеннән Илдар Гыйззәтуллинга истәлекле бүләкләр, Рәхмәт хатлары тапшырды.
2015 елның 31 маенда Эшмәкәрләр көне уңаеннан көндезге сәгать 1дә Арча ипподромында ат чабышы була. Ярышлар өч төркемдә үткәреләчәк
1июньнән 4 июньгә кадәр “Казан арты” тарих–этнография музеенда педагогика фәннәре кандидаты, Казан дәүләт архитектура–төзелеш университетының рәсем сәнгате кафедрасы доценты, якташыбыз Таһир Шәйхетдиновның “Агачта җанланган сәнгать” дигән иҗат эшләре күргәзмәсе була
Район мәктәпләрендә соңгы кыңгырау тантаналары булды. 208 бала 11 сыйныфны, 582 укучы 9 сыйныфны тәмамлады
19 майда үткән киңәшмәдә Арча муниципаль районында 2014 елда хезмәтне саклауның торышы турында сөйләшү булды
22 майда Арча Укучылар сарае каршындагы асфальт төрле төстәге сүрәтләр белән бизәлде. Биредә ел саен район күләмендә уза торган асфальтка рәсем ясау конкурсы булды.
Шул уңайдан 25 майдан Татарстан Республикасында наркотикларга каршы көрәш буенча “Наркотиклардан башка тормыш” акциясе башланды.
Ул 1999 елдан бөтен илләрдә билгеләп үтелә һәм күршеләр арасында дуслык, үзара ярдәмләшү, аралашу булдыру, ялгызлык белән көрәшкә юнәлдерелгән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International