Һәр эшнең үз вакыты

2015 елның 27 мае, чәршәмбе
Һәр эшнең үз вакыты
Ходай сөеп биргән көннәр тора. Нәкъ Тукаебыз язганча, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява. Республикада иң күп яңгырлар Бөгелмә районында яуган, Арча районы – икенче урында. Бу яктан да бәхетле без, әлегә бар да әйбәт.
Үз бәрәңгесен утыртып куйган халык та канәгать, әлегә корт белән көрәшәсе, чүп утыйсы юк.
— Шәхси хуҗалыкларда чүп үләннәргә каршы нинди препарат кулланып була, дип сорыйлар, — ди Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлеге агрономы Әхмәт Хәкимҗанов. — Бәрәңге тишелеп чыкканчы, чүп үләннәрнең тамырлары җепсел вакытта бер, бәрәңге тишелеп чыккач, тагын бер тапкыр тырмаларга гына кирәк, бернинди чүп үләне калмас.
Ә менә “Кырлай” ширкәтенең бәрәңге басуларында чүп үләненә бөтенләй көн юк. Биредә технология башка. Быел 6 агрегат бәрәңге утырта, шуларның өчесе берьюлы берничә эш: туфрак әзерли, агулый, ашлама кертә, буразна ясый, бәрәңге утырта. Утырту тәмамлангач, чүп үләннәргә каршы препарат сиптереп чыгалар, шуннан соң алганчы басуга керәсе юк.
— Утырту агрегатлары тәүлек буе эшли, — ди яшелчәчелек буенча агроном Алмаз Сабиров. — Бер агрегат тәүлеккә 20–25 гектар утырта.
Тракторчылар сменалап эшли, мәсәлән, Салават Кәбировны Айрат Исмәгыйлев алыштыра. Фәнис Закиров, Рүзәл Закиров үз эшләренең осталарына әверелеп баралар.
Утырту бәрәңгесен 9 центнер сыешлы капчык- ларда чыгаралар, аларны кран төяп, бушатып тора, бар да җайланган.
Быел Иске Кырлайда тагын бер буа сафка керде, сугару системалары әзер. Сугарулы мәйданнарда кишер тишелеп килә, чөгендер чәчәләр.
Район буенча бәрәңге 1500 гектарда игеләчәк. Шуның 1000 гектары “Кырлай” һәм “Игенче” ширкәтләрендә.
Район хуҗалыкларында сабан культуралары 68117 гектарда чәчелергә тиеш булып, 26 майга шуның 57399 гектары чәчелде. “Курса МТСы”, “Татарстан”, “Ватан”, “Северный”, “Кырлай”, “Игенче” ширкәтләрендә бу эш әйбәт срокларда башкарылды.
— Хәзер игеннәрне тәрбияләү, авыруларга, корткычларга каршы көрәш срокларын кулдан ычкындырмау мөһим, — дип киңәш итә Әхмәт Хәкимҗанов. — “Мәрҗани”, “Северный”, “Акчишмә”, “Игенче”, “Кырлай”, “Курса МТСы” һ.б. кайбер хуҗалыкларда 10 мең гектардан артык мәйданда көзге культуралар чүп үләннәргә һәм гөмбә авыруларына каршы эшкәртелде. Иртә чәчкән басуларда бодай, арпа, солы культуралары белән бергә чүп үләннәр дә тишелеп чыкты. Әлеге басуларны кичекмәстән тырмаларга, барлык сиптергечләрне эшкә җигәргә кирәк. Берүк вакытта язгы культураларны азотлы ашламалар белән тукландыру мөһим.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International