Кешеләрне яратырга кирәк

2021 елның 24 сентябре, җомга

Концерттан соң интернат-йорт җитәкчесе Наилә Вәлеевага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Яңа Чүриледәге психик яктан мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен каралган интернат-йортны ул әле күптән түгел генә җитәкли.

Әмма, шуңа карамастан, Россия Федерациясенең элеккеге хезмәт һәм мәшгульлек министры Максим Топилин Арчага килгәч, анда да булды һәм әлеге учреждение эшенә югары бәя бирде. Шул вакытта ук җитәкче урынында район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Наилә Вәлееваны күреп аның белән аралашу теләге туган иде инде.

– Наилә Рәшитовна, беренче соравым шул, сез ничек бу якларга килеп чыктыгыз?

– 15 ел баш табиб урынбасары булып эшләдем. Бервакыт мине район башлыгы үзенә чакырып алды. “Яңа Чүриледәге интернат-йортны тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрергә кирәк. Зинһар, җитәкчелек эшенә алынып, тырышып карагыз әле”, – диде. Каршы килә алмадым. Бу елның гыйнварыннан эшли башладым. Социаль хезмәткәргә укып, икенче югары белем дә алдым.

– Бөтенләй икенче төрле юнәлеш. Өстәвенә, җитәкчелек итү. Зур җаваплылык. Бик авыр булдымы?

– Мин килү белән ни сәбәп-тәндер эшчеләр китә башлады. Бик кыен хәлдә калдым. Аннан баш хисапчы булып Айнур Ибраһимовны, урынбасарым итеп Зөлфия Ситдыйкованы чакырдым. Бергә күтәрдек. Алар минем уң да, сул да кулларым булды. Тәрбиячеләр алдык. Моңа кадәр интернат тарихында андый нәрсә бөтенләй булмаган. Шулай тәрбия эше башланып китте. Сөйләшеп төнге кизү торуларны булдырдым. Мондагы хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары зур түгел. Аннан күбесе якын-тирә авыллардан. Бер тәүлек эшләп, өч тәүлек ял итү алар өчен дә бик уңай булды. Ә Арчадан килеп эшләүчеләр өчен вахта сөйләштем. Иң беренчеләрдән булып менә шундый яңалыкларны керттем. 

– Коллектив зурмы?

–Хезмәткәрләр саны – 117.  Интернатта 405 кеше яши. Элекке эшем белән чагыштырганда хезмәт хакын ике тапкырга югалттым. Әмма искиткеч зур җаваплылык алдым. Эш бик катлаулы. Тәрбия, медицина ягы, газ, электр белән тәэмин итү, экология һәм башкалар – барысы өчен дә җавап бирергә кирәк. Аннан мин намус белән, булсынга, җиренә җитсен, дип эшләргә күнеккән. Ә аның өчен булдыра алганны да башкарырга, булдыра алмаганына да тәвәккәлләп тотынырга кирәк.

– Сездә булганда игътибар иттем, бик чиста, пөхтә. Аннан бернинди ят ис юк. Ни дисәң дә, авырулар...

– Моңа Максим Топилин да игътибар иткән. Соңыннан шундый мохит тудырган өчен рәхмәт тә әйтте. Ис булмасын өчен көрәшергә кирәк. Ягъни, вакытында чистартып торырга. Аннан кешеләрне, нинди булуларына карамастан, яратырга һәм ихтирам итәргә. Югыйсә, монда эшләүнең кирәге дә юк. Алар да кешеләр һәм уңай мөнәсәбәткә мохтаҗлар. Берни күрми үскән мескеннәр бит инде. Беләсезме, шундый намуслы, тугрылыклы алар. Хәтта сәламәт кешеләр арасында да андыйлар сирәк очрый. Мине генерал урынына күрәләр. Кайберләре хәтта әни, дип дәшә. Кич ишеккә кадәр килеп озатып калалар, кайчан киләсез, дип сорыйлар. Сезнең өчен җанымны да бирергә әзер, китәсез икән, мин дә качам, дигәннәре дә бар.   

– Тәрбиячеләр алып сез алар белән нинди тәрбия эшләре башлап җибәрә алдыгыз?

– Коляскадагылар белән хәрәкәтләнү активлыгын үстерү буенча музыка белән дәресләр алып барыла. Социаль яктан ияләшү бүлмәләре бар. Нәрсә ул? Мәсәлән, пешерергә, әзерләргә, кер юарга, үтүкләргә, өстәл әзерләргә өйрәнәләр. Тәрбияче карап, өйрәтеп тора. Бәйләү, рәсем, пластилиннан әйберләр  ясау буенча дәресләр бар. Асфальтта бур белән рәсем ясарга, пластилин белән эшләргә бик яраталар. Хезмәт терапиясе кертелде. Территориядә, бина эчендә дә бик күп чәчәкләр үстердек. Тәрбияләнүчеләр белән бергә. Спорт мәйданчыкларында шөгыльләнәләр. Мини-футболны бик яраталар. Формалар да алдык. Башка интернатларга ярышларга да бардык. Әлегә җиңмәдек, әмма өмет бар.

– Компьютер сыйныфы күреп гаҗәпләндек...

– Әйе, икешәр сыйныф уку оештырдык. Цифрлы технологиягә өйрәтәбез. Быел ун кеше укый. Аларга хәтта формалар да тектердек. Тагын бер яңалык – сенсор бүлмәсе ясаттым. Монысы үз хезмәт хакымнан. Начар уйлардан читләшү, төп авырулары көчәйгән вакытта тынычлану өчен бик кирәк ул. Күптәнге хыялым иде, ниһаять тормышка ашырдым.

– Киләчәккә планнарыгыз бармы?

– Әлбәттә. Бик каты авыручылар өчен аерым корпус эшләтергә уйлыйм. Министрлыкта бу хакта сөйләштем инде. 2022-2023 елларга вәгъдә иттеләр. Китмәгез генә, ярдәм итәрбез, диделәр. Аннан администрацияне икенче корпуска күчереп, яңасында төрле дәресләр үткәрү, парлылар (андыйлар да бар) өчен бүлмәләр булдырырга уйлыйм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International