“Раббым сине миннән алмасын”

2021 елның 24 сентябре, җомга

Кышкардан Гөлнәзирә һәм Фәрух Хәйертдиновлар Казан Кремлендә узган тантаналы кабул итүдә катнаштылар.

Ул ел да Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә ханым исеменнән оештырыла һәм анда үрнәк гаиләләр чакырыла. Быел тантаналы очрашуда 46 районнан 46 пар катнашкан.

“40 елдан артык үрнәк гаилә булып яшәгән парлар турында мәгълүмат җибәрәбез”, – дип язын ук инде авыл җирлегеннән фоторәсемнәр соратып алдылар. Җиңдек һәм очрашуга чакырылуыбызга чиксез куандык”, – диделәр ирле-хатынлы Хәйертдиновлар.

Менә без Кышкарда әлеге пар белән аралашып утырабыз. 1964 елны салынуына карамастан, сап-сары бүрәнәләре шыгырдап торган агач йорт. Һавасына кадәр икенче. “Әти-бабай нигезен бетермәдек”, – диде Фәрух әфәнде. Гаилә башлыгы буларак сүз баш-лауны Гөлнәзирә ханым иренә тапшырды, ә үзе бүлдермичә сабыр гына тыңлап утырды.

– Гаиләдә дүрт бала үстек. Мин төпчек идем. Шуңа тәмле ашау, матур кием, кадер-хөрмәт күбрәк миңа эләкте. Олы Мәңгәр мәктәбен тәмамлаганнан соң (механизатор таныклыгы да алып чыктым), бер ел тракторда эшләдем. Армиядән кайткач 26 ел шул хезмәтемне дәвам иттем. 10 ел бәрәңге эшкәртү звеносы җитәкчесе булдым, “Районның иң яхшы звеноводы” исемен алдым. Партиягә кердем. Эштән соң да тик тотмыйлар иде. Газ, су кертү өчен траншеялар казыдым. Арчага кадәр барып җиттем. Лаеклы ялга чыккач бозаулар карадым, каравылда тордым. Гомер буе эш булды, Аллага шөкер, – диде Фәрух әфәнде кыскача гына үзе турында.

Беренче карашка ук таныш булып тоелды ул миңа. Аралаша башлагач кына каян белүемне аңладым. Кышкар халык театрының алыштыргысыз артисты, “Балкыш” фестивальләрендә даими катнашып килүче җырчы, “Супер бабай” районкүләм бәйгесе җиңүчесе (икенче урын) бит ул.

– 5 яшемнән сәхнәдә инде мин. Коръән ашына килгән апалар җырлавымны сорыйлар иде. Мин оялам. Мич артына кереп җырлыйм. Бу осталык Фаһирә әбидән килгәндер дип уйлыйм. Ул абыстай булган, бик матур итеп көйләп укыган. Әти дә җырлый да, гармунда да уйный иде. Тик мин гармунда өйрәнә алмадым, – диде гаилә башлыгы. – Бер чарадан да калмадым. Казанда хастаханәдә ятканда үзешчән композитор Гөлнур Галимова белән танышкан идем. Ул “Кышкар” дигән җыр язып бирде. Сүзләрен дә үзе иҗат итте. Аны кайларда гына башкармадым инде.

Сөйләшә торгач, Фәрух әфәнденең бик күп шөгыльләре калкып чыкты. Озак еллар ат тоткан. Эш аты. Бик күп терлекләр асраган. Хәзер дә сыердан башка бары да бар – абзар тулы. Бик хәсиятләп бәрәңге үстерә. Шуның белән җенләнгән инде мин, ди. Эретеп ябыштыру, тимер эшләре – капка, койма, теплицалар ясау – бар да кулыннан килә. Кибеттә кыйммәт икән, дип мотоблокка арбаны үзе ясап куйган. Куллары да алтын булып чыкты Фәрух Хәйертдиновның.

Гөлнәзирә ханым белән танышу тарихы белән кызыксынам. Фәрух әфәнде көлеп куйды, аннан сөйләп китте.

– Бишенче сыйныфны тәмамлаган ел. Кызлар басуда сыйфат җыялар. Күрше авыллардан да бар. Мин ат арбасына фляга салып, аларга су илтә бардым. Шунда ябык кына, озын чәчле, зәңгәрсу кофта кигән бер кыз бар иде. Гаҗәеп тыныч үзе. Ни дисәң дә, егет бит, күз төште моңа. Күңелгә кереп калды. Аннан инде армиядән кайткач очраттым. Чибәр кыз булып җитлеккән. Мин да маһы бирә торганнардан түгел. Озата киттем. Ике елдан өйләнешеп тә куйдык, – диде ул.

Гөлнәзирә ханым Симетбаштан. Гаиләдә җиде кыз үскәннәр. Әтиләре үлгәндә кызга нибары 9 яшь булган. Әниләре 37 яшендә итәк тулы бала белән тол калган. Олысына – 14, кечкенәсенә 2 яшь ярым гына булган.

– Эшләп үстек. Колхозның иге-чиге булмаган басуларында бәрәңге алулар, үтмәс чалгы белән борчак чабулар, кукуруз арасыннан чүп җыеп, киптереп, терлек асрау өчен печән әзерләүләр – берсе дә калмады, – диде ул.

Тик әтиле гаиләләрдән ким булып яшәмәгән алар. Әниләре шәл бәйләгән, кызлары да өйрәнгән. Бер апалары шәһәргә алып барып саткан. Куллары эш белгәч, тамаклары тук, өсләре бөтен булган. Мәктәпне тәмамлагач авыл хуҗалыгы институтына укырга керә ул. Тик Казанга ияләшә алмый, читтән торып укырга күчә һәм авылга кайта. Әнисенә дә ярдәмче булган. Фәрух әфәнде сүзләре белән әйткәндә, “эш аты булган ул, рәхәтләнеп җигелгән”. Диплом алгач 31 ел бухгалтериядә (шуның 12 елы баш хисапчы булып), лаеклы ялга чыккач почтада эшләгән.

– Кайната белән алты, кайнана белән 34 ел бергә яшәдек. Мин көн дә 4 километр йөреп эшлим. Төшке ашка да кайтып булмый. Алар бик булыштылар. Хәер-дога кылып яшибез үзләренә, – ди Гөлнәзирә ханым – Шундый сәламәт, тырыш, акыллы ир бүләк иткәне өчен дә Аллаһы Тәгаләмә рәхмәтлемен. Ике ул үстердек. Фәрдус тә, Илдус та дәрәҗәле урыннарда эшлиләр. Киленнәребезне кызларыбыз урынына күрәбез. Дүрт оныгыбыз үсеп килә. Бу бәхет түгелмени?!

Үзләре әйтү буенча, Гөлнәзирә ханым сабыр, ә Фәрух әфәнде – ут. Үзенә тимәгәннәргә тими, нахакка сүз әйтсәләр... күкерт... Характеры шундый. Вәгъдә итсә – сәбәп тапмый, эшкә тотынса – төгәлләми туктамый, эчкерсез, беркатлы, әмма туры сүзле, гаделсезлекне сөйми. Гөлнәзирә ханым да эшсез бер минут та тора алмый. Аруны да белмим мин, ди. Икесе дә дин юлында. Тыныч, матур гына яшиләр. Бу урында аларның сәхнәдә бергә башкарган “Бәхет алмагачы” җыры сүзләрен искә төшерәсе килә:

 “Яшик, җаным, бергә ахыргача,

Раббым сине миннән алмасын,

Раббым безне үзе сакласын”.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International