Хоккей дәресләре узды

2021 елның 24 сентябре, җомга

Мәктәпләрдә сайлау участоклары урнашу сәбәпле, дәресләр икенче форматта узды.

Алтынчы мәктәптән бер төркем укучылар Боз сараена килде. Биредә аларның хоккей дәресләре үтте. Мәктәп директоры Дилүс Мостафин да шунда булып, дәрес барышын күзәтте. Дәресләрне оештыру эшләре белән Боз сарае җитәкчесе Илһам Шакиров шөгыльләнде.

– Алтынчы мәктәптә яшьләре буенча сигез хоккей сыйныфы бар, – диде Дилүс Мостафин. – Алар гадәти укыйлар, әмма көнгә бер дәресләре Боз сараенда шугалакта үтә. Хоккей дәресләрен тәҗрибәле тренерлар алып бара. Сыйныфта якынча 25 бала булса, шулардан 17-18е бирегә йөри. Ә кызлар спортның башка төрләре белән шөгыльләнә. Һәм яңа уку елында беренче сыйныфка килгән укучылар хисабына хоккей дәресләренә йөрүчеләр саны арта бара.

– Дәресләр Боз сарае расписаниесе буенча бара. Хәзерге вакытта биредә яшьләре буенча өч төркем бала шөгыльләнә. Аларның дәресләре тәмамлангач, икенчеләре киләчәк, – диде Илһам Шакиров.

Шугалакта дәрес барышын күзәтеп тордык. Балалар бик теләп шөгыльләнә. Моны аларның ел дәвамында яулаган уңышлары да күрсәтеп тора. Хыяллары – быел да җиңүләр яулау, сезонны уңышлы тәмамлау.

– Тренер эшчәнлеге белән җиде елдан артык шөгыльләнәм. Арчада инде мин икенче елым. Аңарчы Казанда, Кытайда эшләдем, – диде тренерлары Владислав Осипов. – Балаларны аерып мактыйсы килми. Барысы да талантлылар. Һәрберсе даими шөгыльләнеп, профессиональ хоккейчы булырга лаеклы. Бүгенге көндә алар алдагы сезонга ныклап әзерләнә. Сезон менә-менә башланырга тора. Узган елдагы уңышлары аларга дәрт өсти. “Ястребы” командасы Татарстан чемпионы булды, “Алтын шайба” турнирында республика данын яклады, 63 команда арасында Россиянең иң яхшы ун хоккей командасы исемлегенә керде. “Ракета” бик зур уңышларга иреште. Бу сезонда да алда Татарстан, Россия чемпионатлары, фестивальләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International