ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Татарстанда 28 ноябрьдә «Инвалидлар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар тарафыннан ГТО комплексының сынау нормативларын үтәү буенча тестлар оештыру» курслары старт алды. Курслар Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университеты базасында уза.


26
ноябрь, 2022 ел
шимбә

25 ноябрьдә «Мин Арча баласы» проекты район яшьләрен Арча үзәк китапханәсендә  “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уенына җыйды. Чарада районның 25 мәктәбеннән 50 укучы катнашты. Тантаналы ачылышта катнашучылар «Мин Арча баласы» проекты гимнын башкардылар.

Рая Фәтхуллина һәм Фәридә Насыйрова яшь әниләргә балалар тәрбияләүдә үзләренең бай тәҗрибәләрен, файдалы киңәшләрен җиткерделәр һәм кызыклы сорауларга җавап бирделәр.

 

Арча муниципаль районы башкарма комитеты 2022 елның 9 ноябрендә “Татарстан Республикасының Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариаты тарафыннан өлешчә мобилизация һәм иреклеләр буенча хәрби хезмәткә чакырылган Арча муниципаль районы хәрби хезмәткәрләре гаиләләренә өстәмә ярдәм чаралары турында“ карар кабул итте.

Арча шәһәренең көньяк өлешендә йөрүе күңелле хәзер. Әле кайчан гына бу  якта яшәүчеләр җыелышларда безнең урамнарга таш булса да җәярсез, дип зарланырлар иде. Әкренләп монысы да эшләнде, балалар бакчасы, мәдәният йорты, амбулатория төзелде.

Газетабызның алдагы санында “Ана бит мин, ничек түзим?” дигән мәкалә басылып чыкты.

Анда Субаш Аты авылында яшәүче өч бала анасы Энҗе Сәетгәрәеваның йөрәгеннән чыккан зары турында язылды.

Арча ЗАГС бүлегендә Арчада яшәүче Фәридә һәм Фирдинат Камаловларның алтын туйлары рәсмиләштерелде.

Арчада яшәүче Надежда һәм Ринат Мөхәммәтҗановлар бергә яши башлауларына 50 ел тулуны билгеләп үттеләр.

“Арча” спорт комплексында 2005–2006 елгы яшүсмерләр “Ватан” агрофирмасы призына көрәште. Арча, Әтнә, Саба, Балтач, Теләче, Кукмара  көрәшчеләре 10 үлчәү авырлыгында бил алышты.

Дүшәмбе – 14 ноябрьдә Бөтендөнья шикәр диабеты авыруына каршы көрәш көне булды.

Шул уңайдан без халыкны кызыксындырган сораулар белән район үзәк хастаханәсенең эндокринологы, табиб-терапевты Индира Урманова белән сөйләштек.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International