25 ноябрьдә «Мин Арча баласы» проекты район яшьләрен Арча үзәк китапханәсендә “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уенына җыйды. Чарада районның 25 мәктәбеннән 50 укучы катнашты. Тантаналы ачылышта катнашучылар «Мин Арча баласы» проекты гимнын башкардылар. Проект җитәкчесе Гыйниатуллин Руслан Наил улы кече ватаныбызның тарихын өйрәнүдә кызыксынулары өчен барлык катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде: "Туган төбәгебезнең тарихын белеп, аны саклап калачакбыз һәм киләсе буынга тапшыра алачакбыз. Райондашларыбызда Арчабызның тарихын өйрәнүгә кызыксыну уята алсак иде".
Уенның жюри рәисе итеп Арча шәһәренең хөрмәтле кешесе Гарипов Шәфигулла Зәйнулла улы билгеләнде. Ул балаларга үзе белән бәйле тарихи вакыйгалар турында сөйләде. Жюри әгъзалары буларак Мәгариф идарәсе методисты Әхмәдиева Альбина Шамил кызы, Арча үзәк китапханәсе хезмәткәре Байкова Гөлназ Рамил кызы, өстәмә белем бирү педагогы Вәлиева Айгөл Радик кызы чакырылган иде. Чараны "Жидегән чишмә" халык театры җитәкчесе Мөхетдинов Рамил Рафис улы алып барды.
Уен Арча төбәгенең истәлекле урыннары сурәтләнгән пазл җыюдан башланды. Алга таба һәр команда үзенә әлеге урыннар белән бәйле исем уйлады: "Тукай оныклары", "Шүрәле", "Туган як","Яшьләр вокзалы", "Арча даны".
Интеллектуаль уен тарих, истәлекле урыннар, Арча төбәге белән бәйле вакыйгалар, халык мәгърифәтчеләре, язучылар, географик аталар, мәдәният, темаларына кагылган 20 сораудан торды. Шулай ук Арчада яшәүчеләрдән видеосораулар да яңгырады.
Уенга нәтиҗә дөрес җаваплар санына карап ясалды. 1 урынны "Шүрәле" командасы алды, 2 урынны "Туган як" һәм "Тукай оныклары" командалары бүлеште, 3 урынны "Яшьләр вокзалы" яулады. Һәр катнашучы да диплом һәм "Мин Арча баласы" проекты логотибы төшерелгән блокнот һәм ручка белән бүләкләнде. Җиңүчеләр 2022 елның декабрендә узачак "Мин Арча баласы" проектының 3 сезонын ябу тантанасына чакырылды. Проектның 3 сезоны АИС “Молодёжь России” гранты хисабына гамәлгә ашырыла.
Уен бик күңелле һәм бай эчтәлекле булды. Катнашучылар үз командаларында актив эшләделәр, киңәшләштеләр, сорауларга җавап бирделәр. Укучылар белемнәрен күрсәтеп кенә калмады, Арча төбәге турында бик күп яңалык белделәр.