Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, «Казан» агросәнәгать паркында Яңа ел алды ае дәвамында сәүдә мәйданын арендалау нибары 1 сум тәшкил итә, тагын - ветеринария контроле дә бушлай гамәлгә ашырыла.
“Әлеге акцияне без авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм йөзеннән икенче ел рәттән үткәрәбез инде. Чара авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дә, сатып алучыларга да кирәк, ул комплекста республика продукциясе ассортиментын арттыруга һәм Казан халкы өчен яңа фермерлар исемнәрен ачуга юнәлдерелгән.
Соңгы вакытта Татарстанның эре шәһәрләре халкында популяр кибетләрдә сатылмый торган табигый фермер продукциясе белән кызыксыну арта бара. Татарстанда «ПромРейтинг» агентлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән уздырылган тикшеренүләр нигезендә, безнең республикада яшәүчеләрнең 33,6%ы өчен азык-төлек җитештерүченең җирле компаниядән булуы мөһим, ә халыкның 25,4%ы өчен бу аеруча мөһим!
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.
Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать паркының ярминкә мәйданчыгын һәм сәүдә павильоннарын карап чыкты, китерелгән авыл хуҗалыгы товарларының ассортименты һәм төп продуктларга бәяләр белән танышты, шулай ук сатып алучылар һәм сатучылар белән аралашты. Ярминкәгә Арча һәм Кукмара районнары, Татарстан Кулланучылар берлеге, Татарстан фермерлары продукциясе китерелгән иде.
Бүген үзәк стадионда кичке җидедә Арчаның үзәк чыршысын ачу тантанасы була
Ә Яңа елга әзерлек районда башланды инде. Өйләрдә чыршыларны бизиләр. Кичен шәһәр урамына чыксагыз, тирә-юнь аллы-гөлле утлар белән балкып тора. Күңелне бәйрәм кәефе биләп ала. Әмма... ачыкланмаган сораулар да бар. Өлкәннәр, балалар өчен кышкы каникуллар ничек үтәчәк?
– Яңа ел башыннан балалар өчен көндезге 2дән кичке 6га кадәр стадионга керү юлындагы йортларда остаханәләр эшләячәк. Шулай ук каникул көн-нәрендә спорт уеннары оештырылачак, төрле түгәрәкләр эшләячәк. 28 декабрьдән башлап һәр көн кичке 6дан 8гә кадәр стадиондагы кече сәхнәдә үзешчәннәр чыгышы булачак. Аннан соң кичке 9га кадәр дискотека. Дөрес, бераз үзгәрешләр керергә мөмкин. Тулы һәм төгәл программа белән соңрак газета аша таныштырырбыз, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алинә Мөхәммәтшина. – Авыл клубларындагы оештырыла торган бал-маскарадларны да урамда уздыру карала.
9 декабрь – Ватан Геройлары көне. Ел да бу көнне мәктәпләрдә очрашулар, батырлык дәресләре һәм башка төр чаралар үткәрелә
Арча станциясендәге күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре (җитәкчесе Миләүшә Фәрхуллина) Арчаның икенче мәктәбе укытучылары белән берлектә “Геройлар урамы” проекты кысаларында “Геройлар даны белән горурланабыз” дип исемләнгән кичә үткәрделәр.
Һәлак булганда егеткә 20 яшь тә тулмаган була. Армиядән ул берничә хат язарга гына өлгерә. “Борчылма, юксынма, елама, әни. Куркырлык урын юк. Көт, мин кайтырмын”, – дип яза ул. Һәр хаты “Тиздән очрашканга кадәр”, – дип тәмамлана. Очраша ана белән бала, тик... үзе белән түгел... Цинклы табутта аның гәүдәсен генә алып кайталар.
Мөндештә яшәүче Зөһрә Сәлахова гранд отты һәм аңа аны Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды
Бу Зөһрәнең беренче җиңүе генә түгел. Үз эшен башлап җибәргән яшь ханым өчен 2020 ел уңышлы булган. Ул шушы арада гына өченче грантын откан. Соңгысы Президент кулыннан алынуы белән аеруча истәлекле.
– Ирем инфаркт булып операция кичерде. Яшь балам бар. Үзем декрет ялында. Өчәүләп өйдә. Тәвәккәлләп талкыш каләвә ясап карарга булдым. Ирем алдан әйткәнчә, барып чыкмады ул. Аннан соңгы акчамны алдым да, интернет аша тапкан бер ханым янына осталык классына киттем. Өйрәнеп кайтып ясый да башладым. Дусларым, туганнарыма рәхмәт, беренче заказчыларым алар булды, – ди Зөһрә. – Ярминкәләргә чыга башладым. Берсендә яныма бер ир-ат килде дә, ул мин укыган институтта ректор ярдәмчесе булып чыкты (Зөһрә кооператив техникум һәм институтны кызыл дипломга тәмамлаган, чит илләргә барып эшләгән): “Син яшь, грантларда катнаш”, – диде. Кызыксына башладым. Талкыш каләвә ясау буенча бизнес проектларның бик аз булуына төшендем. Заявка җибәрдем. Апрель аенда ук булды инде ул. Пандемия нәтиҗәсендә тоткарланды.
Бер ай элек районның Яшьләр парламенты рәисе итеп Артем Лесенконың билгеләнүе турында хәбәр иткән идек. Бүген яшь җитәкченең яңа җиңүләре белән уртаклашабыз.
2 декабрь көнне, һәр елны узучы “Молодой законотворец” иҗтимагый-сәяси проекты кысаларында, алдынгы яшьләр эшләрен тәкъдим итте.
Республиканың 32 районыннан катнашкан Яшьләр парламенты әгъзалары үзләренең закон чыгару башлангычлары белән чыгыш ясады. Бәйгедә катнашкан 92 проектта халыкны социаль яклау, әйләнә-тирәне саклау мәсьәләләре, спорт тормышы, авылда яшьләр сәясәтен үстерү һәм башка актуаль сораулар күтәрелгән иде.
“Казан арты” музеенда язучы Мөхәммәт Мәһдиев туган көне уңаеннан оештырылган кичә узды
Сүзне нидән башларга белмим. Шундый эчтәлекле, җылы, уйландыра торган очрашу булды. Исән булса, 91 яшь тулган булыр иде. Казаннан кызы Гәүһәр ханым, якташ язучыбыз Вакыйф Нурив та кайткан иде. Очрашуда район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов катнашты.
– Әтинең туган көне төгәл язылмаган булган, – дип сөйләде кызы Гәүһәр ханым. – Ничек инде авыл мулласы Сөнгатулла хәзрәт үз улын вакытында теркәмәгән, дип аптырарлык. Әмма ул вакытта авыр еллар булган шул.
Бу күңелле хәбәрне безгә иң беренчеләрдән булып район яшьләр бүлеге баш белгече Фәрдүс Хәйретдинов җиткерде. “Әле менә яңа гына Болгардан җиңү белән кайттык, – диде ул. – Республика күләмендәге баскетболчы хатын-кызлар ярышы булды. Арчаның Зиннур Сәгыйтов җитәкчелегендәге җыелма хатын-кызлар баскетбол командасы җиңде!”
Арча педагогика көллиятендә эшләүче физик тәрбия укытучысы Зиннур Сәгыйтов: “Баскетбол башкаласы дип йөртелгән Алексеевск командасын да җиңдек!” – дип шатлыгы белән уртаклашты. Кемнәр алар безнең көчле баскетболчыларыбыз? Команда капитаны – Эльвира Широбокова, Арчаның педагогика көллиятендә укый. Гөлшат Әхмәдуллина, Инзилә Рәхимова, Алинә Мортазина, Алия Ганиева, Эльвира Хәбибрахманова, Камилия Нигъмәтҗанова, Нәргизә Хәкимова, Рәшидә Ногыманова, Динә Заһидуллина – уенчыларның күбесе Арча педагогика көллияте студентлары. Тренер Зиннур Сәгыйтов: “Атнага дүрт көн шөгыльләнәбез, – ди. – Аларның һәркайсы бер-берсен кабатламас оста уенчы”.
Халык арасында төрле сүзләр йөри. Имеш Татарстанга коронавирустан вакцина кайткан. Ул Арчага да кайткан, ди. Инде прививка ясый башлаганнар. Бушка түгел, дип әйтәләр. Теләмәсәң дә ясыйлар икән...
Әлбәттә, социаль челтәр-ләрдә язылган, кеше арасында йөргән имеш-мимешләр дөрес дигән сүз түгел әле ул. Белгеч киңәшләрен тыңларга кирәк. Шул уңайдан без газета укучыларыбыз кызыксындырган сорауларга җавап алу максатыннан район үзәк хастаханәсенең эпидемиологы Чулпан Ситдыйкова белән сөйләштек.
– Әлегә безнең Арча районына коронавирустан вакцина кайтмады, – дип аңлатты Чулпан Равилевна. – Кайтса, район халкы бушка һәм ирекле рәвештә прививка ясата алачак.